Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Рәхимҗан Әхмәтҗанов: «Туган якта әбиләр чуагы»

Газета укучыбыз Рәхимҗан абый Әхмәтҗановның иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Әбиләр чуагы

Кояш якты нурларын сибә,

Зәңгәрсу һава, юк болытлар.

Килеп җитте әбиләр чуагы,

Ел да  кабатлана бу матур мизгелләр.

Табигать бигрәк матур инде авылда,

Пәрәвезләр оча бакчада.

Агачлар төрелгән аларга

Матур төскә кергән болын да.

Шатлана күңел шуны күреп,

Матурлык хөкем итә туган ягымда.

Һәрчак кабатлансын әбиләр чуагы,

Озаграк торсын безнең якларда.

Ләззәтләнәм матурлыктан,

Ничек аңлатырга дусларга?!

Көннәр кыскарды – салкынайды,

Җылы көннәрне калды сагынырга.

Рәхимҗан Әхмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев