Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Рәмзия Ильина: «Күктән иңә җиргә матурлык»

Рәмзия Ильина иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Аның ап-ак карлы кышка багышланган шигырен тәкъдим итәбез.

Күктән иңә җиргә матурлык

Җилкәсенә җилдән ап-ак шәлен ябып,
Тып-тын басып җиргә кыш атлый.
Энҗе бөртекләрдән бизәкләрне салып,
Матурлыгын кабат исбатлый.

Кошлар тынган, яфрак кыштырдамый.
Кар шыгырдый көлеп, шаяртып.
Җир йокыга киткән, сулар акмый,
Карлар ява җирне агартып.

Каеннардан күз алырлык түгел,
Көмеш күлмәкләрен кигәннәр.
Ап-ак бәскә төрелгән кәүсәләре
Тәрәзәгә башын игәннәр.

Әкият бар кышның асылында.
Тирә-як тын, нинди хозурлык!
Рәссам кулы кагылгандыр, дисәм,
Күктән иңә җиргә матурлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев