Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Рәмзия Җиһаншина: “Карендәшем минем”

“Җәй яме син, Питрау!” бәйгесе кысаларында укучыларыбызның иҗат җимешләре белән таныштыруны дәвам итәбез.

Чираттагы Кашкатауның гүзәллегенә дан җырлаган, Питрау бәйрәмен олылаган шигырь актив хәбәрчебез Рәмзия Җиһаншинадан.

Кашка үзәнендә тургай моңы,
Бик борынгы кош бу - үткәннән...
Карендәшем минем, туганым ла!
Бу бергәлек безнең күптәннән.

Бер ананың ике баласы без -
Кардәш кенә түгел, кандаш та.
Тузгытылган Татар дөньясында
Түгелгәндер күпме кан-яшь тә...

Күк астында уртак ризыгыбыз.
Бер чишмәдә эчәр суыбыз.
Керәшен дип, татар диеп бүлмик -
Уртак безнең әйтер сүзебез!

Телебез бар - затлы татар теле,
Җыр-моңнарда тургай тавышы...
Сары сазда әүвәл булган, диләр,
Калага тиң болгар авылы.

...Ак калфагын кыңгыр салган сылу
Кашка кирмәнендә ул бага.
Яу киләсен белми, сизми ана:
-Бәхеткәең булсын, бүз балам!

"Ай-һай әле бик еракта идек.
Җитмеш кенә түгел чакрымнар..."
Туздырылган оя кирмән-йортта,
Адым саен чокыр-чакырлар.

Болгар... Алтын Урда... Казан... Казан. 
Явыз Иван куган чаптарын.
Зәйсу ягы бигрәк кулай икән -
Халкым хәтерендә саклый булыр
Кашка-Пичкә ничек качканын.

Ак калфакның каралган чагында
Кардәш туганнар да табылган.
Тик керәшен булсын, булсын татар -
Бер Аллаһ бит безләр табынган.

...Күктә йөзгән каурый болытларда
Кашкатауның яшел түбәсе.
Карендәшем минем, якын итеп
Маңгаеңнан килә үбәсе...

Питрау бүген монда - Кашкатауда.
Бәйрәм итә онытып үткәнне
Халкым минем. 
Чал тарихлы халкым!
Син бу җирдә бик-бик күптәнге.

       ***
Бер агачның ике тамыры без-
Мин татармын, ә син керәшен.
Динең үзгә, илең-телең өчен
Кирәк икән утка керәсең.

Бер үк җирдә туып, бер чишмәнең
Саф суларын эчеп үскәнгә.
Карендәшем минем, яшик шулай
Кинә тотмый гына үткәнгә.

Сабан туйларында моңлы итеп
Син сузасың керәшен көйләрен.
Питрау җиткәч, Кашкатау буенда
"Ай, былбылым", диеп көйләрмен.

 Диннәр үзгә булсын, телләр уртак,
Җыр яңгырасын туган төбәктә.
Тарих битләренә сыймаганы
Яши шушы изге туфракта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев