Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Рәмзия Җиһаншина: «Җил йөгерә арыш өстеннән»

Рәмзия Җиһаншина – Куш-Елга авылы кызы, Югары Пәнәче авылы килене. Гомере буе шушы ике авылны тигез күреп, аның кешеләрен, табигатен яратып яши. Туган ягына булган мәхәббәтен шигъри юлларга сала. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, ана телебезне үстерү, саклау өчен бар көчен куя.

Туган ягым басулары. Киңлек.
Җил йөгерә арыш өстеннән.
Ипекәйнең исе татлы, тәмле,
Изге дә ул күкрәк сөтедәй.

Серкә очырганда арышларым
Бар дөньяга шатлык тарала.
Үзгә бер моң иген кырларында -
Каләм очларымнан җыр тама.

Басу читендәге күкчәчәкләр -
Зәңгәр күзле яшьлек гөлләрем.
Тәкыяләр үргән кыз чагымны
Басу юлларыннан эзләдем.

Тулы башаклары арышларның
Тезгә җиткән ике толымым.
Туган җирем, әткәм-әнкәем лә,
Үзем чая җитез колының.

Дулкын-дулкын арыш кырларыннан
Әй, чабасы иде җилкенеп...
Бары тик бер талкынуым гына
Яшьлегемә генә җирсүем...

Тургай җыры ишетелә кебек-
Язгы таныш моңнар ул җырда.
Туган ягым басулары, киңлек,
Мин бәхетле бүген бу җирдә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев