Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Рәмзия Җиһаншина: «Борынгы зур бәйрәм - Сабантуй чакыра»

Шигъри мизгел.

Табигать тора кебек гел якты төсләрдән,
Җиһанга чәчәкле җәйге ямь өстәлгән.
Үзләрне иркәли өрфия хозурлык,
Күңелдә-җанымда - илаһи горурлык.
Җиремдә иң элек канатым ныгыттым,
Йоласын, гадәтен, телемне мин оттым...
Борынгы зур бәйрәм - Сабантуй чакыра
Дус, кардәш-туганны бәйрәмгә кайтырга.
Бәйрәмнең бар әле бик изге йоласы -
Туйның бит булырга тиешле бирнәсе.
Сабанның туена бүләкләр җыясы -
Күлмәклек, намазлык, тастымал-сөлгесе.
Туй булгач туй булсын бу хезмәт бәйрәме:
Уенлы, көрәшле, җыр-бию бәйләме.
Киткәннәр кайтсыннар, әйдәгез, күрешик,
Туган як сәламе һәркемгә ирешер.
Ил-көнгә тынычлык, исәнлек һәм саулык,
Бер көнлек ласа ул дөньяви ул байлык.
Күңелдә булсын тик өмет һәм ышаныч,
Бу җирдә яшәвем үзе бит куаныч.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев