Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Рәмзия Җиһаншина: «Бәйрәмнәрнең бүген иң кәттәсе»

Бүген район-шәһәребез мәктәпләрендә соңгы звоноклар шалтырый. Бу шалтыраулар балаларның олы юлга чыгуын аңлата. Ак һәм бәхетле юлларга чыксыннар улларыбыз һәм кызларыбыз! Рәмзия Җиһаншинаның Соңгы кыңгырау белән бәйле хатирәләр уяткан һәм бүгенге көндә сыйныф җитәкчесе буларак, унберенчеләренә әйтер сүзе шушы искиткеч шигъри юлларда салынган.


Бәйрәмнәрнең бүген кәттәсе
Беренчесе түгел, соңгы түгел -
Бәйрәмнәрнең иң-иң кәттәсе.
"Соңгы кыңгырау"лы бәйрәм киче -
Әллә ниләр килә әйтәсе...
Сирень чәчәкләре иде кулда,
Тирә-юньдә шомыртларның исе.
Тузганаклы болын, тау башлары,
Таллыгыма олы рәхмәт хисем.
Янәшәмдә кемдер. Әйтмим генә.
Еллар тузанында назлы исем.
Бишавылы юлы. Куллар кулда.
Беренчесе иде - сөю хисем.
Ап-ак нәфис альяпкычлы чагым
Сагындырып үткәнемнән дәшә.
Ә бүгенгем "Соңгы кыңгырау"да
Унберләрем белән янәшә.
Әйтелгән дә кебек, юк та кебек-
Алар минем киләчәккә юлым.
Теләкләре чынга аша күрсен,
Һәрберсе тапсын барыр юлын.
Табигатьнең төрле чагы булыр-
Адашмасын карлы бураннарда.
Аяз булсын күңелләре һәрчак,
Ялгышмасын төнге урамнарда.
"Соңгы кыңгырау"лы бәйрәм киче-
Әллә ниләр килә әйтәсе...
Канатлы ак алъяпкычлы чакка
Балачакка килә кайтасы
Бәйрәмнәрнең бүген кәттәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев