Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Рамилә Мөхәсимова: «Нинди генә эшкә алынсам да, авылдашларның ярдәмен тоям»

Мәдәният өлкәсендә үз эшенә фанатларча бирелгәннәр генә хезмәт куя. Алар кеше ял иткәндә, киресенчә, халыкның күңелен күрү өчен тырышалар. Алар халыкка бәйрәм, җаннарыбызга җылылык, шатлык бүләк итүчеләр.

Шуларның берсе — Карман авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рамилә Мөхәсимова. 27 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган Рамилә ханым бу көннәрдә 50нче кышын каршы алды. 

-Рамилә ханым, мәдәният тармагында очраклы кешеләр булмый, диләр. Шушы авыр да, кызыклы да, җаваплы да һөнәргә килү тарихы ничегрәк булды? — дип кызыксынам мин аннан.

-Мәдәният тармагына эшкә очраклы рәвештә килдем. Әтием үлеп киткәч, әниемне ялгыз калдырмас өчен авылга кайттым, бераз торырмын да яңадан Чаллыга китәрмен дип уйлаган идем. «Рамилә, авылыбызда Өлкәннәр көнен уздыр әле, аннан эшлисең килсә, калырсың, ошамаса юк», — дип авыл Советыннан мөрәҗәгать итүләренә сүз тыңлап эшкә чыккан идем менә 27 ел вакыт узган да инде, — дип искә ала ул мәдәният тармагына эшкә килгән елларын.

Авыл халкы яшь кыз бу эштә озак эшли алмас дип уйлый, әмма үҗәт кыз җиң сызганып эшкә керешә. Мәдәният хезмәткәре иҗат белән янып эшли икән, мәдәният йорты да һәркемне үзенә тартып тора. Һәр авыл талантлы кешеләргә бай, Рамилә ханым шундыйларны барлап, аларның сәләтен ачып, сәхнәгә чыгара. Авыл тамашачысына башкала артистларына караганда, үз кешеләре, үз балалары чыгышы күпкә якын шул. Авылда мәдәни тормыш кайный башлый. Рамилә читтән торып Алабуга мәдәният көллиятен, Чаллы дәүләт педагогика институтын тәмамлый.

Рамилә ханым бик матур итеп җырлый. Ә җыр-моңга мәхәббәт анда әти-әнисеннән килә. Әлтаф абый белән Римма апа Карман авылының иҗади, матур гаиләсе, һәр мәҗлеснең күрке була.

-Әтием сәхнәләргә чыкмаса да, бик моңлы итеп җырлый иде. Әнием юмор хисле, такмаклар әйтергә оста иде. Элек әти-әниләр кышкы озын кичләрдә утырмаларга йөриләр, гармуннар уйнап, җырлашып, биешеп утыралар иде, — дип сөйли Рамилә.

Пандемия чоры мәдәният хезмәткәрләрен яңа форматта эшләргә өйрәтте. Һәм шул чордан без Карман мәдәният йортының иҗади эшчәнлеге белән Вконтакте челтәрендә танышып барабыз. Бик күп төрле матур, иҗади чаралар оештыралар. Моның кадәр идея, осталык каян килә икән дип шаккатып та куясың. 

— Кеше катгый рәвештә өйдә утырганда без һәр көн халык өчен онлайн форматта төрле чаралар оештырдык. Бу чорда күбрәк яңа технологияләр белән эшләргә өйрәндек. Телефон аша видеороликлар ясап клуб төркеменә куя идек. Авылның күренекле кешеләре, үрнәк, тату гаиләләрен яктыртып бардык, — ди Рамилә ханым. 

Илдә махсус хәрби операция башлангач, Карман халкы хәрбиләргә ярдәм итү буенча эшкә беренчеләрдән булып алынды. Авылда бу эшне оештыручы да — Рамилә Мөхәсимова. Районда беренчеләрдән булып Карман мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрә башладылар. Башта авыл халкыннан тукымалар җыеп челтәр үрсәләр, хәзер бу эштә профессиональ тукымалар кулланыла. 

-Безнең Карманда бик бердәм халык яши. Нинди генә эшкә алынсам да, авылдашларның ярдәмен тоям. Рәхмәт аларга моның өчен. Шулай ук авыл халкы гуманитар ярдәм дә җыя, окоп шәмнәре дә ясыйбыз. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итәргә тырыша. Бер битараф читтә калучы да юк, — ди Рамилә Әлтафовна.

Мәдәният хезмәткәре һөнәре күп энергия таләп итә. Рамилә Әлфатовна үзен күп төрле бәйгеләрдә, фестивальләрдә сынарга вакыт таба. Аны күпләр «Әйдә, шаяРТ» телевизион тапшыруында «Зәй әбисе» командасында уйнавы буенча да яхшы беләләр. «Тарихта без эзлебез — Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестивалендә дә үзләрен лаеклы күрсәттеләр. 

Рамилә Әлтафовнаны күркәм юбилее белән котлап, хезмәтендә тагын да зуррак уңышларга ирешүен, сәламәтлек, иминлек телибез. Шулай ялкынланып, мәдәният учагын сүндермичә иҗат итәргә насыйп булсын. Карман мәдәният йорты гөрләп эшләсен, авылдашларын туплап, бердәм булып яшәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев