Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Песнәкле гомер

Роза Хәйретдинова - Мөсәгыйтова иҗат җимешен тәкъдим итәбез.

Тәрәзә  каршыма  кунып,
Ак   каенның  ботагында,
Сары  песнәк  җыр  суза.
Гомер  йомгагым  сүтелеп,
Әнкәй  сүзе  күңелемә  уза.

Әнкәй  безгә, сабыйларына,   "сары  песнәккәем"  дия  иде. Кызык,  ни  өчен  әнкәй  безгә    шулай   дип  дәшкән? Без сап  - сары  җитен  чәчле  булгангамы,  әллә  песнәкләр  кебек  бертиктормас  булып   тугангамы   икән?  Белмәссең?! Газиз  кешебез  бу  сүзне  шулкадәр  яратып  әйтә  торган  иде  ки, бу  аһәң  әле  дә  назлы  җилләр  куенында тирбәлеп,  йөрәкнең  мең  кылына   уралып,    һаваны  зыңгылдатып,  хәзер  дә   илаһи  көчен  югалтмыйча,   горур яңгырый,  тәме  - күкрәктә.  

Кара  бүрекле  бу  кош,
Шаяра  ак  кар  куенында,
Бернәрсә  юк  бит  уенда?!

Без,  сары  түшле  кояшлы  песнәкләр,  ә  әнкәй    гел  ризык  талымлап  торучы  кошчыкларына  бертуктаусыз  җим ташучы,  безне  үзенең  нык  канат  астына  алып,  җил  -  давыллардан  саклаучы, усаллардан   яклаучы  күп  балалы   әнкә  кош.     Уч  төбендәге   түгәрәк  күлдә   пар   аккошлар  йөздерүче,  күңел   мичендә   кап - кайнар  ипи  пешерүче, тәмле  теле  белән  көлләнгән  учакка  ялкын  тергезүче,  саф  талир  тәңкәле  чишмә  суы   эчерүче, таш   кыяда гөлләр,  чәчәк   үстерүче    мәгърур   кош  -  кап  - кара  уңдырышлы  газиз  туфрак  та, кыңгыраулы  язлар  да, ап - ак мамыклы  кыш  та, ямь - яшел  карурман  да,  сап - сары  иген   кыры,  иксез  -  чиксез  зәп  - зәңгәр  күктән җылылык бирүче, нурларын  сибүче   алтын  кояш  та?! Искитмәле?!  Үзе   кечкенә,  ашаганы  да  төш  кенә,  ә   хезмәте һәм   зур  хезмәтенә  тиеш  олы  хөрмәте!  Юкка  гына, ана   казга   җим   тимәс,  җим  тисә  дә  тиң  тимәс, димәсләр.  Ана   ана   шул?! Бар  җиһанны  сөю  тулы  киң  йөрәгенә  салган.

Көннәр   көзгә   узып,  август   аяк  басуга,  минем  күңел  юаткычларым, тәрәзә  шакыйлар: 
 ⁃ Без  килдек, каршы  ал!
 ⁃ Күрәм, дусларым, күрәм, сез  килүгә  сусыл  көнбагышларымны  әзерләп  куйдым. Салкыннар  безне  һич  куркытмас, бер - беребезне  тулыландырып  җылыткач!
Сары  песнәкне  күрсәм,
Йөрәгем   сыкрап   ала.
“Сары  томшыккаем,”  дигән
Әнкәмнең  сүзе  күңелдә
Мәңгегә   уелып   кала.
Сары  песнәк, сары  песнәк,
Еллар  күбрәк  узган   саен
Син   хәзер  миңа    дәва.

Ә  җилдән   җитез  сары  песнәкләремнең бернәрсәгә  исләре  китми,  кечкенә    томшыкларын  батырып,  орлыкны эләктерәләр,  бик  тәмләп  сыйланалар.   Бал гынадыр,  бик тәмледер   каен  алкалары,  мин  дә  телемне  йотардай булып, дөньямны  онытып,  сихерләнеп  карап  торам!  Ә  чыр - чулары, сихри  авазлары  ничек  күңелгә  ятышлы! Монда  мин  генә  түгел  икән  бит…  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев