Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Нурсилә Җиһангирова: “Яшәүгә көч алам синнән”

Райондашыбыз Нурсилә Җиһангированың иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.

Туган илем, газиз җирем,

Бәхетем өчен сиңа бурычлы.

Яшәүгә көч алам синнән,

Күңелемә табам тынычлык.

Кеше итеп тоям үземне мин,

Сөйләшәм гел анам телендә.

Мин ирекле, мин бәхетле шуңа

Бары тик үз туган җиремдә.

Туган ягым, изге җирем,

Әнием кебек якын, кадерле.

Ашкынып кайтам ераклардан,

Сагыну хисе яулый күңелне.

Чакыра мине ал таннарың,

Яшьлегем тугайлары.

Каршы ала чиксез басулар,

Сайрыйлар тургайларың.

 

Күкрәк тутырып сулыш алам,

Болын, кыр, урманыңда.

Ышаныч белән алга барам

Бормалы юлларыңнан.

Якты яна күктә йолдызларың,

Шифа бирә чишмә суларың,

Халкың да бит синең уңган, булган,

Сөйкемлеләр кыз һәм улларың.

Туган җирем, гүзәл җирем,

Сокландыра синең хозурлык.

Бөек халкым, якташларым өчен

Күңелемдә туа горурлык.

 

                                                                       Нурсилә Җиһангирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев