Людмила Барсукова: “Кашкатау кайтара яшьлеккә”
“Җәй яме син, Питрау!” бәйгесе кысаларында укучыларыбызның иҗат җимешләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы Кашкатауның гүзәллегенә дан җырлаган, Питрау бәйрәмен олылаган шигырь Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсуковадан.
Кашкатауда Питрау бәйрәме
Керәшенемнең иң күңелле
Бәйрәме бит ул - Питрау!
Колач җәеп каршы ала,
Баграж ягы - Кашкатау!
Кашкатауның итәгендә,
Түгәрәк алан күренә.
Анда булган матурлыкны,
Сал йөрәгең түренә.
Әй, Кашкатау, Кашкатау,
Чумгансың яшеллеккә,
Олыгайган буынны да
Кайтарасың яшьлеккә!
Керәшен, татар, чуваш,
Мари, башкорт һәм урыс...
Аңлашып матур гына,
Бергә яшиләр бик дус!
Туганнар, дуслар очраша,
Җырга кушыла хәтта җил...
Шул матурлыкны күрергә
Кашкатауга,син дә кил!
Сукмагыңнан алга атлыйм,
Чишмә ага уң якта,
Челтерәп әйтә кебек:
«Туган ягыңны макта!»
Туганайлар килгән безгә,
Питрау бәйрәмен зурлап.
Үтсен әле бу көнебез,
Уйнап-көлеп, биеп-җырлап.
Питрау көнне табигатьтә
Сихри көчләр уяна.
Файдасын алып калыйк дип,
Һәрберебез уйлана.
Питрау көнне таң белән,
Болын-кырларга чыксаң,
Чык тамчыларын җыеп,
Бит, кулларыңны юсаң.
Бар булган авырлыкларны
Юып алыр саф тамчы.
Таза-сау, матур, акыллы,
Гел шундый булып калчы!
Питрау себеркесе дә
Шифалы көчкә ия.
Кайнар мунчада чабынсаң,
Сихәте бик тиз тия.
Матур ап-ак чәчәкләрдән
Тәкыяләр үрербез.
Шул ак чәчәкләр кебек,
Саф булыр күңелебез.
Җиләк, мәтрүшкә җыярга
Урман, кырларга барыйк.
Кошларның моңлы сайравын
Туйганчы тыңлап калыйк.
Беркайда юк безнекедәй
Питрау чибәрләре!
Уңган-булган һәрберсе,
Эх, нечкәдер билләре!
Питрау җитте - җәй үтте,
Диләр халык телендә.
Киләсе Питрау җиткәнче,
Монысы торсын күңелдә!
Питрауларда күрешүләр
Күңелләргә бик рәхәт.
Бу бәйрәмне оештырган,
Һәммәгезгә зур рәхмәт!
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев