Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Лидия Муханова-Данилова: “Кашкатау тулган җыр-моңга”

“Җәй яме син, Питрау” бәйгесенә килгән иҗат җимешләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы шигырь Лидия Муханова-Даниловадан.

Эх! Ай яктысында яна Питрау учагы, 
Төтенен чыгарып, чак кына ялкынлап. 
Оча очкын югарыга, югарыга, 
Яна якты күңеле чиста изгеләрнең.
Татлы хыяллар, матур киләчәк уйлар, 
Югарыга, ай-йолдызларга үрелә. 
Күкрәгендә тибә керәшен йөрәге, 
Каты басып йөргән изгеләр җирендә.
Ишетәсезме?! Кашкатау тулган җыр-моңга, 
Яши анда керәшен тарихы гасырлар. 
Саклап килә изге гореф-гадәтләрен, 
Серле нәсел ыруын, тамга билгеләрен. 
Анда тыгызланган изгеләр җаны, 
Күңеленә сеңгән кичергән тарихы. 
Кочагына ала, җылытып йөрәген, 
Саклап сәләтен, югары мәдәниятен.
Җир асты, Кашкатау хәзинәсе, 
Изгеләрнең гомер сагышы. 
Тау итәге, агач төпләре саркый-саркый 
Йөрәгеннән таш оершасы эреп ага да ага. 
Ера-ера ташларны ага моңлы, 
Сарылып Баграж суына, күңелен баса. 
Ефәк канатларын юа-юа канлы таплардан, 
Сабан тургае чума, оча башын иеп. 
Җаны җана сыкрап, әрнеп-әрнеп, 
Карыныннан кайнар көчле мае ага.
Кадерле агач изгеләрнең, зиреклек, 
Гасырлар яшәгән, кибеп корып кала. 
Челтерәп килә салкын бозлы чишмә, 
Көмеш тәңкәләрен чыңлата-чыңлата. 
Иртәнге чык —шифалы тамчылар, 
Изгеләрнең күз яше тама да тама. 
Уза язмыш шушы юллардан, 
Шикләнми ышана якты киләчәккә. 
Җәмәгать, табигать бергә яши гасырлар, 
Якты көндә, олы ныклы тормышта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев