Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Кыш бабай капчыгында

Укучыбыз иҗаты.

Кыш бабайга хат язып, аннан ни генә сорамый хәзерге заман баласы: яңа велосипед, планшет, кәрәзле телефон, ноутбук, компьютер...

Ә без үскәндә Кыш бабайга хат язу дигән нәрсә юк иде. Аның капчыгындагы күчтәнәч, үзебез кәгазьдән ясаган пакетта бер пачка печенье, кетердәп ашый торган клиндер һәм карамель конфетлары була иде. Безнең өчен алар тансык әйберләр иде шул. 

Әле бүгенгедәй хәтеремдә — авылның кечкенә генә агач клубында «Чыршы бәйрәме» зурлап үткәрелә иде. Чыршыда мәктәп балалары кәгазьдән буяп ясаган уенчыклар эленеп тора. Безнең өстә — әти-әни тегеп биргән төрледән-төрле җәнлек киемнәре. Мин үзем Кар бөртеге булып киенергә ярата идем. Әнием иске тәрәзә пәрдәсеннән күлмәк тегеп бирә, ә мин ялтыравыклы чәй кургашыннан төрле бизәкләр ясап, күлмәккә ябыштырам. Арабызда Разим исемле бик шук малай бер могҗиза уйлап чыгарып көлдерергә ярата иде. Бервакыт Эт елында кечкенә этләрен киендереп алып килгән. Без чыршы тирәли җырлап әйләнә башлагач, эт өрә-өрә безнең арттан бара, без туктагач — туктый. Бәләкәй генә бүлмә бит инде, әй, тотынды халык көләргә. 

Безнең авылдан ерак түгел бер мари авылы бар. Бер елны (сигезенче сыйныфта укый идек бугай) Ра-зим шул авылдан костюм алып кайтып, мари кызы булып киенгән иде. Битендә маска, беребез дә танымадык. Иң яхшы костюмнарга бүләкләр бирәләр иде. Аңа чәч үрә торган атлас тасма бирделәр. Бүләк алып, битлеген ачып җибәргәч, бөтен халык шаркылдап көләргә тотынды. Кем уйлаган аны мари кызы түгел, ә Разим икәнлеген... Яңа елда ул булмаса, бәйрәмнең яме юк иде шикелле. Шуңа без аны Кыш бабайдан да ныграк көттек. 

Ул вакытта Кыш бабайга ышана идек. Аның ерактан килмәвен дә, клубта эшләүче Рәхимҗан абый икәнлеген дә аңламый идек. Ул килеп кергәнче күзләребез ишектә, түземсезлек белән көтәбез. Ә Кыш бабай хат җибәрә: «Балалар юлда нык буран, кар көртләрен ера-ера әкрен киләм, тиздән килеп җитәрмен...» Ул заманда, чыннан да, көчле бураннар еш була иде шул. Ничек ышанмыйсың инде!.. Кыш бабайны кызганып, елардай булып күңелсезләнүләр... Озак та үтми килеп кергәч, сикерә-сикерә каршы алулар... Җитмәсә, бүләкләр салган капчыгы я чанадан төшеп кала, яки онытып калдыра. Елмаюларыбыз тагын юкка чыга. Ярый әле күпкә түгел, бабай артыннан ук капчыкны күтәреп, Яңа ел килеп керә. 

Ә хәзер Кыш бабайга акылым белән ышанмасам да, күңел барыбер могҗиза көтә инде ул. Барыбыз да бала күңелле кешеләр бит. Балаларның, оныкларның да могҗизага ышанып яшәвенә сөенәбез. Балаларым алай зур әйберләр сорамадылар. Кызым бер елны, йомшак куян сорап, Кыш бабайга хат язды. Уенчыкны сатып алдык та 31 декабрь көнне йорт каршындагы агач ботагына чыгарып элдек. Имеш, Кыш бабай шунда элеп киткән. Сәгать төнге 12не сукты, чыгып карасак, куян салынган пакет юк. Нишләргә? Бала елый, без көләбез. Вәт, юләрләр... Ышану, беркатлылык... Ярый әле күршедә яшәүче әби дә оныгына шундый ук куян сатып алган иде. Оныгы Чаллы шәһәрендә яши, әле биреп өлгермәгән. Баланы тынычландырдык. Кыш бабай әле килеп җитмәгән безнең янга, хәзер озакламый килер, әйдә, өйгә кереп торыйк дип, әбидән куянны алып чыгып, тагын элеп куйдык. Ничек могҗизага ышанмыйсың инде! Икенче көнне урамга чыксак, безнең пакеттагы куяныбыз агачта эленеп тора. Ничек алай булды, үзебез дә аңламадык. Шулай итеп, әбинең куя-ны да үзенә кире әйләнеп кайтты. 

Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, вакыт-вакыт киеренкелеге, искә ала торган вакыйгалары белән тагын бер ел тарихка кереп калды. Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык, бәхет-шатлыклар китерсен. Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Шатлыклы хәбәрләр, ирешкән уңышлар узган елдагыдан да күбрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын. Күңелләребездә ышаныч уты сүнмәсен.

Фәния Әгъзамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев