Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Куш-Елгадан Икълимә апа йөрәк җылысын шигъри юлларга сала

Куш-Елга авылында яшәүче 96 яшьлек Икълимә апа Юнысованың яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән.

Аның гомер юлы үзе бер тарих язарлык. Шыкмай авылында туып-үскән кызның балачагы җиңелләрдән булмаган. Ачлык-ялангачлыгын да кичергән, авырлыкларны да күп күргән. Гомерен үз туган җиренә багышлаган  хезмәт ветераны да ул. Куш-Елга авылы егетенә кияүгә чыгып, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. 

“Үгез җигеп, хуҗалыктан сөт тә җыйдым. Авыл клубында 40 ел җыештыручы булып эшләдем. Элек бит урамнар бик пычрак, хәзерге кебек таш юллар юк иде. Сапогилар белән кереп пычраталар иде. Ул пычракны җыеп чыгару бик авыр булды”, - дип искә ала үткәннәрен Икълимә апа.

Яшьли тол кала ул. Бик авыр булса да, биш баласын үз тырышлыгы белән үстерә, кеше арасында ким-хур итми.  Халык арасында абруй һәм хөрмәт казана.

"Ирем белән 6 ел очрашып, 7 ел гына торып калдык", - ди Икълимә апа.

Бу көннәрдә Куш-Елга мәдәният хезмәткәрләре  Икълимә апа янында булды. Ул – мәдәният тармагы ветераны. Алар Икълимә апаның хәл-әхвәлен белешеп, аның белән сөйләшеп утырдылар. 

“Икълимә апа авыр елларның ачысын шигырь юлларына сала. Тол хатын буларак ачынып язган шигырьләре, бу тормыштан иртә киткән якыннарына багышлап язылган бәетләре күп аның. Ул аларны безгә дә укыды”, - ди авыл мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Имаметдинова.

Икълимә апаның бер шигырен укучыларыбзга да тәкъдим итәбез.

 

Кырын карамагыз толларга

 

Исән кеше бер күрешер әле,

Парсыз калганнарга тимәгез.

Сезнең гомерләр әле киселмәгән,

Безнең башка килмәс, димәгез.

Авыр сүзләр әйтеп елатмагыз,

Күзләрендә яше кипмәгән.

Аларның пары үз теләге белән

Сөйгән ярын ташлап китмәгән.

Күз яшьләре төшәр, рәнҗетмәгез,

Кайгы килер, шатлык көткәндә.

Йөрәк җылыгызны кызганмагыз,

Сезнең яннан алар үткәндә.

Ялгызларга берүк кагылмагыз,

Йөрәкләре һәрчак яралы.

Парлыларга, бәлки, гыйбрәт өчен

Яраткандыр Ходай аларны.

Парлы булып, кадерләрен белеп,

Яшәгез сез бөтен тормышта

Ялгызларның күңелләре китек

Китеп калган текә борылышта.

Бәйрәмнәр җитә, туган көннәр

Ялгыз калгач, берсе кирәкми.

Кемнәр генә сине юатса да,

Бәхетле итми ялгыз йөрәкне.

Йөрәк яратылган янар өчен

Ялгыз түгел, бергә янарга.

Ялгызларга кырын карамагыз,

Җиңел түгел яшәү аларга.

Җиңел түгел ялгыз яшәргә,

Ялгызларның күңеле боек.

Сүзләр әйтеп булмый кыеп

Әйткән сүзләре дә гаеп.

Фото авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев