Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Күршеләр Зәйгә соклана

Зәебезнең күркәм табигате күрше-тирә районнардан кунакка килүчеләрне дә үзенә гашыйк итә.

Бу көннәрдә редакциябездә Түбән Кама шәһәреннән өлкән буын кешеләре – Дания апа белән Вазыйх абый Бакировлар булып китте. Алар шәһәрнең “Шатлык” тернәкләндерү үзәгендә дәваланып, шәһәребезнең матур урыннарында булып күңелләренә шифа алганнар. 

“Инде икенче тапкыр Зәйгә килеп дәваланабыз. Биредәге персоналның ачыклыгы, игътибарлылыгына рәхмәттән башка сүз юк. Зәй шәһәренең яшеллеккә төренеп утыручы урамнары, Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы безне килгән саен тәэсирләндерә”, – ди үз соклануларын белдереп Вазыйх Хәббетдин улы. 

Ул алган тәэсирләрен шигырь юлларына да салган,  укучыларыбыз игътибарына аны тәкъдим итәбез.

Ямьле Зәйнең буйлары

Урал таулары ягыннан
Зәй, дигән елга ага.
Аның саф, тәмле суларын
Зур Чулман үзенә ала.
Зәй елгасы саклый икән
Бик күп тарих серләрен,
Шунда яшәгән халыкның
Авыр гомер көннәрен.
Якындагы күчмә халык
Кыерсыткан, талаган,
Хәтта җаннарын алганнар
Килеп башка даладан.
Шуңа күрә Рус патшасы
Монда гаскәр җибәргән.
Кертмәскә кыргый халыкны
Үзебезнең чикләрдән.
Гаскәрләр шунда тупланып,
Ныгытмалар корганнар.
Иртән, кичен һәм төннәрен
Шунда сакта торганнар.
Тормышлары тынычлангач
Халык шунда урнашкан.
Торак корып, иген игеп,
Акрын гына тырмашкан.
Халык арта барган саен
Торакка җир биргәннәр,
Инде авыл булып беткәч
“Зәй”, дип атыйк дигәннәр.
Шулай итеп Зәй авылы
Ничә гасыр яшәгән.
Тормыш алга китсен өчен
Эшләгән дә, эшләгән. 
Авыр сугыш елларында 
Яшьләр сафка басканнар.
Хезмәттә дә, фронтта да,
Алар алга барганнар.
Ә шагыйрьләр җырларында
Зәйлеләрне мактаган.
Авыр елларда барысы да,
Бу мактауны аклаган.
“Ямьле Зәйнең буйлары,
Тәмле Зәйнең сулары!
Фронтларда орден ала,
Егетләре, кызлары”
Бу җырны халык онытмый
Һәм онытмас һичкайчан.
Батырларны онытырга
Ярамый бит беркайчан.
Бүгенге көндә дә әле
Азатлык көрәше бара,
Безнең илнең батырлары
Дошманны куа бара.
Зәй җиренең егетләре
Шул көрәштә катнаша.
Җиңү алып килер өчен,
Алар бик тә тырыша.
Исәнлек һәм зур уңышлар,
Батыр ил улларына.
Фашистларны, бандитларны,
Тизрәк җиңеп кайтырга!
Зәй буенда сугыштан соң,
Кара алтын табылган.
Шуннан киткән төзелешләр,
Яшәү дәрте кабынган.
Зәй халкының эшчәнлеге,
Менә шунда беленгән.
Билгеләнгән башлыкның да,
Эшчәнлеге күренгән.
Тырыш халык илгә бирә,
Ут һәм күп энергия.
Алар хезмәтенә бәйле,
Күп кенә индустрия.
Фәрдиев белән бәйле
Шәһәрнең үсүе дә,
Зур планнарны үтәгән,
Зәй халкы һәм үзе дә.
Хәзер инде Зәй шәһәре
Зур кала булып киткән,
Аның һөнәрчеләре дә,
Зур осталыкка җиткән.
Андагы фабрика, заводлар,
Көннән-көн үсеш ала.
Иске Зәй дигән урында
Тарих сакланып кала.
Шушында үсеп чыккан бит
Энергетик остазлар,
Аларның өйрәнчекләре дә
Инде  булган осталар.
Бу шәһәрнең башлыклары
Халык турында кайгырта,
Ярдәм үзәкләре корып
Исәнлекне арттыра.
Социаль “Шатлык” үзәге дә
Тукай урамында бар.
Дәвалау мөмкинлекләре,
Ни телисең, бар да бар.
Хезмәткәрләр бик мөләем
Каршы алалар теләп.
Тиз арада тикшерәләр
Һәм беләләр, ни кирәк.
Дәвалау барышы да
Аерым-аерым бүлмәдә,
Табиблар да кереп йөри
Дәва барышын күрмәгә.
Күңел ачу, бию, җырлау
Үткәрелә кичләрен,
Кайберләре укый шунда
Үзенең шигырьләрен.
Монда дәваланган кешеләр
Яңа тугандай була,
Рәхмәт әйтеп кайтып китү
Аларга шатлык кына.
Зәй халкының киләчәге
Бик уңышлы һәм матур,
Шуңа шәһәрнең халкы да
Яши монда бик тату.
Зәй шәһәре тагын матур
Тагын зур булсын өчен,
Тырышып эшли шәһәр халкы
Һич кызганмыйча көчен.
Гөрләп тора Зәй шәһәре
Бер шәһәрдән калышмый,
Халкы да ярата аны
Башка җиргә алышмый.
Матур булсын тормышыбыз
Тыныч булсын илебез,
Киләчәккә Зәй халкына
Зур уңышлар телибез!

Вазыйх Бакиров, 
Түбән Кама шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев