Күңелемне шигырь бәйгесе юатты
Гомерем кышларында, инде кояшым да баерга таба барганда язмышым миңа тагын бик тә рәхәт, бәхетле мизгелләр бүләк итте.
Ә бит тормыш юлымны бергә үткән иремне югалтуны бик тә авыр кичердем, ике елга якын бәргәләндем... Бу халәтемнән үзем дә сизмәстән чыктым. Телевизордан "Татар сүзе" бәйгесе белдерүен ишеткәч, шигырьләр эзли башладым. Алдагы елларда элек ятлаган әсәремне сөйләгәнне ирем видеога төшереп, бу бәйгедә катнашканым бар иде инде.
Бу юлы да кеше күп ишеткән булмасын, яшемә дә, күнел халәтемә дә туры килсен дип йөзәрләгән шигырь белән таныштым. Фәнис Яруллин иҗатын бигрәк тә яратып укыдым, урын өстендә ятып иҗат итүченең дөнья белән шулай таныш булуына аеруча гаҗәпләндем. Әлбәттә, түзмәдем, кайберләрен яздырып статусыма да куйдым. Бу шөгыль мине эч пошудан коткарды, күнел төшенкелеге, ялгызлыгымнан чыгарга ярдәм итте. Ә "Татар сүзе" әдәби бәйгесендә Гүзәлия Исламованың "Бөре генә идек" дигән шигыре белән катнаштым. Җинү яуладым. Казанда узган гала-концертта чыгыш ясау да насыйп булды. 4500 видеоязма арасыннан бәйгенең финалына 38 не сайлап алдылар, шулар арасында була алу минем өчен зур куаныч булды. Ә инде Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров кебек мәшһүр кешеләр чыгыш ясаган Габдулла Тукай исемендәге филармония залында, татарларның "йөрәге" булган сәхнәгә басу, аның мәрмәр баскычларыннан күтәрелү миндә искитмәле горурлану хисләре уятты. Әйе-әйе минем өчен чын могҗиза булды бит бу! Шөкер, Аллаһым көч, егәрлек бирде, 73 яшемдә шигырьне үз аякларымда сәхнәгә чыгып, ялгышмыйча сөйли алдым. Ул кул чабуларны ишетсәгез икән . . .

Телевизордан гына күргән Роза Әдиятуллинаның һәркем белән ягымлы, итәгатьле аралашуы, Атказанган, Халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Ришат Төхфәтуллин, Мәдинә Гайнуллина, Фәнис Җиһанша, Ирек Хафизов белән бер сәхнәдә басып тору, бөтен зал белән "Туган тел" җырын башкару искиткеч уңай тәэсирләр тудырды, яшәүгә энергия өстәде.

Мин, әлбәттә, шигырьне видеога төшереп җибәргән оныгыма, Казанга алып баручы улыма да мең рәхмәтле. Ә әйтәсе килгән сүзем болай: укучы балалар, яшьләр, әти-әниләр, балаларыгызны татар телебездәге бәйгеләрдә катнаштырыгыз! Кыю булыгыз! Бөтендөнья татар конгрессы киләсе елны Г. Тукай елы дип игълан итте, ТР Рәисе аны хуплады. Димәк, әле алга таба аның шигырьләренә дә бәйгеләр оештырылыр. Әле бер дә яңгырамаган шигырен табып, үзегезчә-үзенчәлекле итеп ятлап, сөйләгез. Минем киңәшем бу. Унышлар!!!

Гөлнур Әхмәтҗанова, Аксар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев