Күңеле дә, эше дә матур аның
Илһамия Гарифуллина — мәдәнияткә чын йөрәктән гашыйк кеше.
Зәебездә 8 Март — Халыкара хатын-кызлар бәйрәме якынлашкан көннәрдә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан» республика бәйгесенең муниципаль, төбәк туры җиңүчеләрен тәбрикләү күркәм традициясе яши. Быел да бу матур чара гөрләп үтте.
Бәйге җиңүчеләре арасыннан «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңү яулаган Югары Пәнәче авылы мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина турында аерым сөйләп үтәргә булдык.
Һөнәри яктан да, җәмәгать эшләрендә дә актив булган бу ханым — район мәдәният тармагында билгеле кеше. Егерме елга якын педагоглык эшчәнлегеннән соң, соңгы җиде елдагы хезмәте иҗатта, мәдәният, сәнгатьтә аның.
Илһамия дөньяга аваз салган төбәк Мамадыш районының Югары Сөн авылы булса, ә аны тәрбияле, уңган-булган иткән, олы тормышка әзерләгән җир — Зәй районының Югары Пәнәче авылы. Әтисе Рәис абыйны авыл хуҗалыгы тармагында эшкә чакыру сәбәпле, алар гаиләсе менә шунда килеп төпләнә. Агроном булган гаилә башлыгы мәдәният-сәнгатькә дә хирыс була. Тальян гармунда, скрипка, мандолинада уйный. Ә әнисе Минзәлия ханым моңлы җыр суза, ул да мәдәният тармагында хезмәт куйган. Менә шушы гаиләдә өлкән бала булган Илһамиягә дә әти-әнисенең иҗади сәләте кече яшьтән үк сеңә. Әле үзеннән соңгы ике сеңлесе, энесе дә апаларыннан калышмыйча скрипкада уйнарга өйрәнәләр, бергәләп җырлыйлар. Аларның гаилә ансамбле белән чыгыш ясау-ларын зәйлеләр һәрчак яратып кабул итә.
«Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1993 елда Алабуга педагогика институтының филология факультетына укырга кердем. Биредә безне татар телен, тарихын, мәдәниятен тирәнтен белгән, үз милләтенә тырыш хезмәт куярга өйрәтүче педагог-лар укытты. Аларны әле дә тирән рәхмәт хисләре белән искә алам. Чөнки тормышта бернәрсә дә эзсез калмый, синең күңел түреңә кергән һәрнәрсә гомерең буе озата килә», — ди Илһамия.
Укуын бетергәч тә ул Югары Пәнәче мәктәбенә кайтып хезмәт юлын башлый. Татар теле һәм әдәбияты, тарих, рәсем укыта. Мәктәпнең оештыру эшләре буенча педагогы да була. Менә шунда балалар белән төрле кичәләр үткәрү, авылның мәдәни чараларында катнашу аны иҗат дөньясына да суырып ала. Кыскасы, җиде ел элек авыл мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып килгән, соңрак директор вазифасына керешкән ханым инде мәдәнияттә саллы багажлы хезмәткәр булып килә бу өлкәгә.
Илһамия Рәис кызы даими төстә эшендә яңалык кертергә, авылдашларын мөмкин кадәр күбрәк мәдәни тормышка тартырга тырыша, аларның сәләтләрен ачарга булыша.
«Сәләтсез кеше юк ул, бары тик аның әнә шул яшерен мөмкинлекләрен ача белергә генә кирәк. Безнең урам бәйрәмнәренә ел саен читтә яшәүчеләр дә ашкынып кайта, алар да үз һөнәрләрен күрсәтеп шаккатыра», — дип тә сөйли ул.
Әле Илһамия Гарифуллина язмалары белән безнең газета укучыларыбыз да еш таныша. Ул үз эшчәнлеге юнәлешләре белән бик теләп уртаклаша.
«Хезмәт сөючән, үз эшен ярата, үзенә һәм башкаларга таләпчән, югары культуралы кеше. Коллективта нормаль психологик климатны саклый белә. Бөтен яңа, үзенчәлекле эш алымнарын кулланырга омтыла. Илһамия Рәисовна — җаваплы җитәкче, аның идарә итү гамәлләре һәркем өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән», — ди аның турында район мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәлия Гатина.
Илһамия башкаларны оештырып кына калмый, үзе дә күп кенә мәдәни бәйгеләрдә актив катнаша. Ул — «Авылым гүзәле» марафоны финалисты, берничә ел рәттән «Әдәби марафон”ның актив катнашучысы. Боларга өстәп авылның иҗтимагый эшендә катнашырга, урамнарны, чишмәләрне тәртипкә тотуга өндәүдә башлап йөрүче, махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм оештыруда да актив. Авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган „Мизгел“, „Зичә буйлары“ ансамбльләренең дә солисты ул. Алар төрле чаралар уртасында кайнап, Зәй данын яулыйлар.
Эш урынында гына түгел, ул үз хуҗалыгында да уңган хуҗабикә. Җәйләрен йорт тирәсен гөл-чәчәкләргә күмә. Ә тормыш иптәше Илдус, кызы Мәрьям, улы Ильяс өчен ул тәмле ризыклар пешереп, аларны сыйларга ярата.
Кыскасы, күңел халәте белән дә, „кулларыннан гөлләр тамызып“ та матурлыкка омтылып яши гүзәл ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев