Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Кул эше остасы Надежда

Зәй шәһәрендә яшәүче Надежда Волкова агач кашыкларга төрле бизәкләр төшерә, курчакларга милли киемнәр, читекләр тегә.

Надежда Петровна Зәйдә «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Аның төркеменә йөрүче малайлар һәм кызларның һәр иртәдә бакчага теләп килүләре тәрбияченең зур тәҗрибәгә ия булуы, балаларны яратуы турында сөйли.


Үз төркеменең шөгыльләр бүлмәсендә ул әтисе Петр көйләп биргән сәгатьләрдән музей почмагы да ясаган. Балаларга ул сәгатьләрне үзенең әтисе җыйганлыгын, аның сәләтле оста икәнен сөйли. Шул кул сәгатьләре музее аша балаларны илебез тормышы, тарихы белән таныштыра.

Надежда Петровна үз куллары белән агач кашыкларга төрле бизәкләр төшерә, курчакларга киемнәр, читекләр, түбәтәйләр һәм милли киемнәр тегә.

Надя үзенә әти-әнисе кечкенә чакта алган курчакны 46 ел буе саклый. Юк, аның ул курчагы шкафның эчке бер почмагында тузан җыеп ятмый. Ул, ел фасылларына карап, аның киемнәрен алмаштырып тора. Курчак өчен киемнәрне үзе тегә, бәйли.


Буш вакытларында чигә, төрле кыргый хайваннар, җәнлекләр сурәтен кәгазьгә төшерә. Бигрәк тә бүре, фил рәсемнәре ясарга ярата. Көнкүрештә кирәкле төрле тартмаларны да үз куллары белән матур итеп ясый.

Кул эше остасы Надежда Петровна, әнисе Пелагея апа кебек, өендә дә, бакчасында да матур гөлләр үстерә. Табыныннан ел буе гаиләсе белән бергәләп үз бакчаларында үстергән яшелчә, җиләк-җимеш өзелми. Ире Юрий, уллары Кирилл һәм Вениамин — аның олы таянычлары, тормышта ныклы терәкләре.


Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.

Лаеш районының Усад авылы.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев