Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Клавдия Максимова: “Питраулар җитсә…”

Һәркемнең дә үз гомерендә бәйрәмнәрдән я сабыйчак, я үсмерчак, я яшьлектәге истәлекле мизгелләре бардыр ул күңеленә уелып калган.

Бар ул, минем дә бер ерак әбиле, ерак бабайлы Питрау бәйрәмле истәлек. Бу сабыйчак хатирәсе минем күңел түрендәге иң матур хатирә булып саклана. Бишенче сыйныфта укыганда язган шигырем шуңа дәлил. Бу сабыйчактагы истәлекләр искә төшеп, сабыйчакта язган шигырь. Үзгәртмичә сезгә җибәрәм. Ерак әбием, ерак бабам, ерак дәдәй һәм ерак җиңгәмнең матур истәлекләре бәйрәм белән бергә һәрчак күңелдә. Ак күңелле ак сакаллы ерак бабам бу дөньядан киткәндә дә Питрау көнне таң алдыннан китте.

       Сабыйчак хатирәсе

Һәркемнең дә күңел түрендә
Онытылмаслык мизгел буладыр.
Һәм шул мизгел безнең күңелләргә
Җылы хисләр биреп торадыр.

Ничек шулай булгандыр инде,
Бабайларга бик еш бармадык,
Бик күрәсе килгән чакларда да
Бабайларны күрә алмадык.

Сагынганда җырлангандыр инде
Бер җыр һаман йөрәк түрендә;
Аклы ситса күлмәгемнең
Җиңе тар, сүтәсе бар.
Бабайларга барыр идем
Өч урман үтәсе бар(Кабан, Сарсаз, Федоровка урманнары)

Бик кечкенә чагым булгандыр шул,
Шунысы гына калган хәтердә,
Якты, матур бер истәлек булып,
Күңелемдә тора хәзер дә.

Югалмаслык бер бер истәлек булып
Йөрәгемдә калган уелып;
Питрау иде, әти ат җикте дә
Бабайларга киттек җыенып.

Истә әле, алтын башаклы
Басу юлларыннан баруым,
Әтиемнең арба төбенә
Яшел кузак чабып салуы.

Урман аланына туктап әти
Мәтрүшкәләр өзеп салуы,
Әниемнең миңа җиләк җыеп,
Кызыл сусыл җиләк кабуы.

Шунысы иң матур мизгел булгандыр;
 Бабам йөри иде болында,
Каз кугандыр инде, нәрсә булсын,
Озын чыбык иде кулында.

Хәтеремдә сөенечтән балкып
Зур кулларын миңа сузуы.
“Минем сыман ап-ак чәчле икән,
Картайткансыз минем кызымны”.

Истә әле  бабам кочагында
Тыкрыктан менеп баруым,
Тыкрык башында ап-ак алъяпкычлы
Ерак әби каршы алуы.

Баскыч башларына кадәр чыккан
Итле шулпа, пирог исләре.
Беләм инде, әби әзерләнгән
Без килә дип кичә кичтән үк.

Өстәл тулы ризык - керәшен сые;
Пирог, көлчә һәм дә кыстыбый.
Өстәл уртасында тәбикмәге -
Керәшендә инде олы сый 

Мичтә пешә икмәк мич тутырып,
И, белсәгез аның исләрен!
Һаман әле шул ис килеп китә,
Авыз суын китереп тора гел.

Ерак җиңги балаларын җыеп
Җиләк җыеп кайтты урманнан.
Кайткан чакта кочак-кочак итеп
Үлән җыйган алар кырлардан.

Менә шушы истәлекләр калган
Матур истәлеккә күмелеп. 
Питраулар җитсә сагынып шул чакны
Бер кысылып ала күңелем.

фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев