Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Клавдия Максимова: “Без – Кабан балалары!”

Озын ялларда җанга рухи азык та кирәк. Клавдия Максимованың шигърият дөньяcына чумып, ял итеп алыгыз әле.

Кабантау итәгендә

Кабантауны сыйпап үтә
Акканатлы болытлар.
“Ак болытны тотар идек,
Биек тау кыялары” -
Балачакта торып калган
Сабыйчак хыяллары.
Күтәрелдек тау башына
Канатып тез-терсәкне,
Авырлыкларны җиңәргә
Тау үзенчә өйрәтте.
Менеп җиттек дигәч кенә
Тәгәрәдек без аска.
Тавым тагын кулын сузды -
Бастырды яссы ташка.
Түбәсенә менеп баскач,
Җиләк белән сыйлады,
Чәчкәсеннән тәкыя үрдек,
Уйнап, аунап туймадык.
Итәгеннән борылып аккан
Бастырма елгасында,
Балык тоттык, су коендык,
Балачак үтте шунда.
Сусаганда Кабантавым
Учыннан су эчерде.
Чишмә җырын, кошлар моңын
Күңелләргә безнең күчерде.
Туган яклар берәү генә,
Булалмый яңалары.
Кабантауда уйнап ускән
Без  - Кабан балалары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев