Каршылыйбыз Яңа елны!
Нурсилә Җиһангированың Яңа елга багышлап язылган шигырен тәкъдим итәбез.
Ышаныч, өмет уятып,
Яңа ел килә атлап.
Иске елны үпкәләтмик,
Озатыйк әле мактап.
Уйлап карасаң тирәннән –
Яхшылыклар күп булган.
Мәшәкатьләр аркасында
Бары да онытылган.
Йомгак ясыйк үткән елга,
Изге эшләрен барлап.
Гафу итик иске елны,
Кимчелекләрен аңлап.
Начарлыкларны онытыйк,
Кичерик үпкәләрне.
Хәлләренә керә белик
Зур сынау үткәннәрнең.
Терәк булыйк ялгызларга,
Кызганмыйк җылы сүзне.
Кайгы-хәсрәт күргәннәргә
Баш иик бөгеп тезне.
Зур якты өметләр баглап,
Яңа елга керәбез.
Сәгать телләре сукканда
Тыныч тормыш теләгез!
Яңа елда дус-туганнар,
Барчабыз исән булыйк!
Бер-беребезнең кадерен
белеп,
Изгелекләр тик кылыйк!
Могҗизалар вәгъдә итеп
Якынлаша Яңа ел.
Бәйрәм кәефен тоярга
Ашкына шуңа күңел.
Каршылыйбыз Яңа елны -
Уз син түрдән, Аждаһа!
Тагын бер ел үтеп киткәч,
Сиңа бирербез бәһа.
Алып кил син безгә шатлык,
Тынычлык, бәхет, муллык!
Тазалык өләш һәркемгә
Капчыклап – булсын еллык!
Тормышка ашсын хыяллар,
Гел уңсын эшләребез!
Яхшылыкка гына булсын
Юраган төшләребез!
Дөньяга тусын сабыйлар
Бәхетле яшәр өчен.
Ил чикләрендә егетләр
Юкка түкмәсен көчен.
Яңа елда яңа тормыш
Башлансын илебездә.
Бары тик кояш балкысын
Зәп-зәңгәр күгебездә!
Нурсилә Җиһангирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев