Камилә Галиуллина: «Күңелдә шигырь туа»
Каләм тибрәтүче яшь газета укучыбызның иҗат җимеше белән таныштырабыз.
Камилә Галиуллина — Шыкмай авылы кызы. Аңа 17 яшь. Буш вакытларында Камилә кулына каләм алып, күңелендә туган хисләрне шигырь юлларына күчерә.
«Беренче шигыремне 14 яшемдә яздым. Шигырьләр сөйләргә, җырларга, чигәргә, китап укырга яратам, рәсемнәр ясыйм», — ди ул.
Мәхәббәтне аңламыйбыз
Мәхәббәт тормышка охшаган,
Аның һәр борылышында җиңел булмый
Һәм һәр мизгелдә дә без бәхетле түгел,
Әмма исән чакта без яратабыз...
Тормыш — музыка кебек
Син ниндидер скрипкада уйныйсың...
Һәм ниндидер тавыш ишетелә,
Музыка тавышы әкренләп туктый башлый.
Тирә-юньдә тынлык һәм караңгылык,
Һәм бернәрсә дә күренми...
Скрипка үз эшен тәмамлады һәм юкка чыкты,
Ни булган?
Җавапны без белмибез...
Менә шулай тәмамлана тормыш
Бернәрсә дә булмаган кебек,
Әмма тормыш шундый,
Без генә аңламыйбыз!
Камилә Галиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев