Калдым буран эчендә...
Җирле шагыйрә Клавдия Максимова һәрдаим үзенең матур шигырьләре белән безне сөендерә.
Калдым буран эчендә
Кышкы буран урап алган
Җиһанны үз эченә.
Күңелдә дә буран дулый
Калдым буран эчендә.
Тирә-якта беркем дә юк
Буран алды кочакка;
Йолкый мине төрле яклап,
Басып торам чак-чакка.
Бөтерә буран үз эченә
Гүя ныклыкка сыный;
Минем белән бергә елый,
Минем хисләрдә уйный.
Буран кинәт туктап калды,
Буран тынды күңелдә;
Калдым аклыкка күмелеп,
Аклык, сафлык илендә.
Күңелдәге бураннарны
Бураннар күмеп китте.
Чыдамлыкка сынады да
Матурлык бүләк итте!
Кояш чыкты, матур итеп
Энҗеләр уйный җирдә.
Йөрәгемнең почмагында
Яңа җыр туып килә.
Клавдия Максимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев