Кайтыгыз, сез, Питрау бәйрәменә
Укучыбыз иҗаты.
Безнең Баграж якларында
Сокланырлык җирләр бар!
Зәй ягы – Баграж ягы,
Карап туймас җирләр бар.
Авылыма кайткан саен
Сокланам тауларына.
Үткән саен гүзәллеккә карап,
Чүгәлим алларына.
Хушым китеп карап узам,
Наратлы тауларына.
Елгасында су коенабыз,
Рәхмәт әйтеп суларына!
Тау астында чишмәләр бар,
Челтерәп ага торганы.
Һәрбер кеше суын эчә,
Үткән-сүткән, узганы.
Ял итәрдәй урыннар бар,
Урманнары, кырлары.
Кашка тавы сокланырлык,
Ямьле шул болыннары.
Кайтыгыз сез, күрегез сез,
Гүзәл Питрау бәйрәмен!
Кашка тау итәкләрендә,
Шул зур бәйрәм көннәрен.
Һәрбер кеше сагынадыр,
Туган як авылларын.
Кайткан чакта колач җәеп,
Бирәдер ул назларын.
Бигрәк ямьле авылымның,
Кырлары, болыннары.
Тарихка кереп калган,
Шигырьләре, җырлары.
Валентина Николаева.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев