Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Кадер укучылары шигъри сәлам юллый

Кадер мәктәбе укучыларының Әниләр көне уңаеннан газиз кешеләренә багышлап язган шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Безгә үрнәк  булып торырлык

Әниебез өйдә чагында
Гүя елмая кояш.
Без йокыга ятканда да
Гүя иркәли кояш.
Безнең әни – иң матуры, 
Иң уңганы, өлгере.
Безнең әниебезнең
Назлы теле һәм сүзе.
Беләм мин әниемдә
Тау кадәрле сабырлык.
Без – өч баласына
Үрнәк булып торырлык.

Азалия Нуруллина

 

Матур кәгазьләрдән чәчәкләр әзерләдем

Әниемнең  исеме – Наташа,   
Чибәрлегеннән күзләр камаша.
Кызларының уңышлары булса,
Әнием бик  тә   шатлана. 
Ә  без, өч кыз, әниебезне 
Борчырга теләмибез. 
Сөенеп кенә йөрсен ул, 
Кәефен  төшермибез. 
Әниләр көне җитә, дип, 
Мин алдан әзерләндем.
Матур-матур кәгазьләрдән
Чәчәкләр әзерләдем. 
Апаларым белән бергә 
Әниемне котларбыз. 
Иң изге кеше икәнен 
Һич истән чыгармабыз.
Әниемә беркайчан да 
Кайгы-хәсрәт килмәсен.
Нур чәчеп торган йөзеннән
Шат елмаю китмәсен.
Әтием белән әнием
Мәңге парлы булсыннар. 
Безнең кызларыбыз, диеп,
Горурланып торсыннар.

Инзилә Гайнетдинова 

Яратам  үзен өзелеп 

Минем әнием бик матур,
Мин аны бик яратам!  
Кая гына барсам да,  
Ашыгып өйгә кайтам. 
Анда әнием көтә шул, 
Тәмле ашларын пешереп. 
Һәрвакыт көләч йөзле ул,
Шуңа яратам үзен өзелеп.

Лилиана Шәйдуллина.

фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев