Кадер мәктәбе укучысы Рамина Шакирова Әниләр бәйрәме уңаеннан шигырь язган
.
Әниләр бәйрәме
Әниләр көне җитә,
Аны һәр бала көтә.
Һәркем белә: әниләр –
Иң кадерле кешеләр.
Һәрвакыт әни кирәк,
Һәркайда әни кирәк.
Ул бит тормыш бирүче,
Әни зур кеше, димәк.
Исән булсын әниләр,
Иң ягымлы кешеләр!
Әниләргә багышлап,
Язам әле шигырьләр.
Әнием, сиңа рәхмәтем
Гомер биргәнгә миңа.
Озын гомер, саулык
Һәм бары бәхет сиңа!
Рамина Шакирова
фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев