Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Кабан-Бастрыктан Ирина Максимова: “Буыннар чылбыры”

“Җәй яме син, Питрау!” бәйгесенә язмалар килү дәвам итә. Чираттагы иҗат җимеше Кабан-Бастрык кызы Ирина Максимовадан.

Әбием сөйләгәннәрдән

Бәйрәмнәрнең һәрберсе үзенә бер төсмерле. Мин әби тәрбиясендә үсүче онык. Әбием гомер буе мәдәният өлкәсендә эшләгәнгә йола, бәйрәмнәр бигрәк тә күңелемә сеңеп калган. 

Питрау бәйрәменә безнең гаиләдә алдан ук әзерлек күрә. Бу –  элек-электән килгән матур гадәт. Әбием истәлекләренә бирелеп алыйк әле.

“Балам, бу көнгә карт бабаң, Әләкси  сарыкмы, тәкәме адарынып калдыра һәм аны симертә иде. Бу көнне иртүк, без торганчы, яңа әзерләнгән иттән карт әбиегез Үлҗәнә, Питрау шулпасы җиткезеп, ит өстәлдә һәм ит кырына мич ашлары, яңа җыйган җиләкләр, вареньелар куела иде. Иртә утырткан кыяр үзенә бәйрәм төсе иде. Әтинең безне табигатькә алып чыкмаган елы булмады Питрауда. Башта Кабантау башына менеп туган якны күзәтәбез дә, ат арбасына төялеп (биш бала), үзебезнең печәнлек аланына “Ике су арасы"на китәбез.  Түгәрәк аланда әти ике җиргә учак тергезеп җибәрә, ә әни Питрау итеннән учакка эленгән җайланмага – казанга аш салып  җибәрә,  икенче учактагы эленгән чиләккә су салып чәй кайнатырга куя.  Әти белән әни кипкән печән покосларыннан чүмәлә куйганда, без - балалар чәйгә салырга җиләк, үләннәр өзеп киләбез. И, ул үләннәргә таралган төтен исе белән бергә итле шулпа, үләнле чәй исләре! Печән җыелып бетеп кибәнгә куелгач, җиргә ашъяулык җәеп, әни табын әзерли. Аннары урман эченнән без – кызлар  әни белән үлән җыеп чыгабыз кочак-кочак, җиләк җыябыз чиләкләргә, ә ир-ат туганнар әти белән бергә, кырда гына челтерәп аккан елга буена балык тотарга утыра. Көн кичкә авыша һәм без талчыккан булсак та, аланыбыздан аерыласы килмичә, ат арбасына менеп кунаклыйбыз. Әнинең матур гына җырлап кайтуын тыңлыйбыз. Әни әтигә эндәшә: “Әләкси, бүген клуб янында түгәрәк уен инде. Гармуныңны алып чыгарсың. Питрау бит ул кичке эңгердә бигрәк серле күк. Биет әле бер, җаным, мине подгорный көенә”, - ди. Әти эндәшми , “карарбыз” янәсе”.

Менә әби-бабам шулай бәйрәм иткән үз гаиләсе белән. Күңелле булган бит, әйеме?!

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев