Исертә торган исләр
Роза Хәйретдинова - Мөсәгыйтова иҗатын тәкъдим итәбез.
Кыш көнне саф һавада төтен исе борынны ярып керә. Авылдагы кечкенәдән борыннарны кытыклап керә торган таныш ис. Бу ис хатирәләргә алып кайта.
Зур ак морҗада шарт-шорт килеп утын яна, ялкыннары сыеша алмыйча, очкыннар чәчә, күктә йолдызлар атыламени? Мич буенда утырасың, янып торган кызыл тел үрмәләп менеп утынны ялмап ала, утын дөрләп янып китә. Мичкә карап утыру рәхәтлек бирә, илаһи тынычлык биләп ала үзеңне. Шушы бер ак морҗа никадәр олы өйне җылыта, утыны гына булсын. Мичче тирләп пешеп, салган ак морҗа! Ничә еллар бу алтын куллы остага рәхмәт әйтеп, мичтә ут дөрли. Мичне томалап куеп, әнкәй алъяпкычын бәйләп, мичкә тиз генә көлчә дә тыга, сөткә генә изгән түм-түгәрәк көлчәләр. Авыздан сулар китерә торган көлчә, ә исе бөтен өй эченә тарала, моның тәмен аңлатып бетерерлек түгел! Авызда эри торган көлчә! Өй май кебек җылына, җылысы сөякләргә кадәр үтә. Менә кайда ул җан рәхәте!
Әйе, кайбер көннәрдә морҗадан чыккан кап-кара корымлы төтен, бөтен урамны төтен исенә тутыра, хәтта киемгә сеңгән кебек тә була. "Менә яккан бу юеш утын дип барасың яисә утыннары озак янып китә алмыйча, пыскып яткандыр" дип тә өстәп куясың. Ләкин бу истән дә тәмле ис юктыр, чөнки бу ис сабыйлык төсмерләре белән бәйле. Мин шәһәр эчендә урнашкан йортлардан төтен исе һавага таралганда, нигәдер беренче чиратта, кара мунчаны күз алдына китерәм, төнлегеннән ургылып - ургылып төтен чыга, бигрәк тә җиллерәк көн дә булса. Бу исне иснисе дә иснисе килә. Бу кара мунчаның тәме, монда мичтә пешкән себерке дә гел икенче, андагы йомры-йомры инеш ташларының хикмәте әйтеп бетергесез, үз кулың белән дә җыйсаң. Утынны да аркылы пычкы белән киссәң, эшләп ашагач һәр нәрсә тәмле була. Ул мунчаның эчен-тышын сыер тизәге, кызыл үзле балчык, ком катнаштырып ясалган измә белән тип-тигез сылап, известь белән агартып та куйсаң. Күпме кул хезмәте кергән. Ләүкәсе, сәкеләре сары һәм бүрәнәләре кап-кара, идәне пычак белән кырып-кырып юылган.
Ә исе, исе хәзерге әллә нинди затлы мунчаларның берсенә дә тормый, үзе керү белән тирләтә, ә авыртулар сыйпагандай юкка чыга. Искә төштеме? Минем истән чыккан да юк. Исертә торган исләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев