Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Исән булсаң әгәр...

Тәскирә Абдуллинаның бөек әдибебез Габдулла Тукайга багышлап язган шигырен тәкъдим итәбез

Исән булсаң әгәр...

Үксез бала булып, ятимлекнең
Бар ачысын татып,
Китек күңеле тулып тилмергән!
Кеше кулы-асрамага калып,
Көнне-төнгә ялгап үткәргән
безнең Апуш!

Жан авазы булып күңеленнән
Ташып чыккан моңлы жыр-сазы!
Күңел түрләренә үтеп керә
Каләменнән төшкән һәр зары!

Ятим балачагы һәр мизгелен
Онытмаслык итеп сеңдергән,
Үзәгенә үткән ачы язмыш,
Гомере аз буласын кем белгән…

Күңелләре тулып ташыган да,
Моңлы сазы күчкән жилләргә.
Кош сайравы, жил шаулавы аша
Килеп житкән безнең көннәргә....

Газиз Тукай!
Исән булсаң әгәр,
Каләмеңнән төшкән һәр сазың-
Күңелләрне өтеп алыр иде,
Ташып торыр иде дәрманың!

Замананың кыек-мыегына
Карар идең үткен күз белән!
Туры булыр иде жавабың да -
Язар идең үткер сүз белән!...

Тик, бик яшьли күчеп мәңгелеккә,
Моңлы сазың калды күңелдә!
Оныкларым Апуш шигырьләрен
Яттан укый бездәй бүген дә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев