Җирле шагыйрә Алсу Алексеева шигырьләрен тәкъдим итәбез
Ул үзенең тирән эчтәлекле шигырьләре белән безне рухландыруын дәвам итә.
Юксыну
Күз яшьләрем тама битләремнән,
Әниемне бик тә юксынам.
Әниемнең җылы карашлары
Күз алдымнан китми беркайчан.
Күз алдымда тора аның:
«Кызым», — диеп миңа дәшүе.
Чәчләремнән минем сыйпап,
Толымнарны кысып үрүе.
Истә әле, әнкәй,
Дога кылып, кулың болгап мине озатуың.
Кайткан чакта мине капкадан
Йөгереп чыгып каршы алуың.
Истә әле, әнкәй, күңелемдә
Синең матур яулык, күлмәк киеп,
Бакчаларда эшләп йөрүең.
Оныгыңны куеп тез өстенә
Иркәләвең, назлап—сөюең.
Төшләремә кер син әле, әнкәй,
Күңелемне минем юат син.
Йөрәгем бит минем шатлана
Синең сурәтеңне карауга.
Һәр яз саен киләм кабереңә,
Кызыл чәчәк тотып кулыма.
Синең барлыгыңны тоеп яшим,
Мин һәрвакыт бу якты дөньяда.
Ярату
Сөйкемле күзләрең белән
Минем йөзгә текәп карыйсың.
Мин шатланып сиңа елмаям да
Синең кочагыңа сыенам.
Күңелемдә сөю хисе арта,
Утлар кебек дөрләп кабына.
Синең нурлы йөзләреңә карап,
Йөрәгемдә ялкын уяна.
Сизәм, иркәм, синең уйларыңны,
Эчтән янып мине сөюеңне.
Сагынып мине өзелеп көтүеңне,
Очрашулар эзләп көюеңне.
Ерак араларны якынайтып,
Син киләсең минем яныма.
Син бирәсең сихри җан җылысын
Йөрәгемнең моңсу җанына.
Алсу Алексеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев