Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Җиңү кирәк әле җиребезгә

Татьяна Миронова шигырен тәкъдим итәбез.

Мең дә тугыз йөз кырык бишнең язы
Илебезгә җиңү китергән.
Дүрт ел буе барган канлы сугыш
Күп илләрне җимереп бетергән.
Күпме кеше үлгән зур сугышта...
Җимерелгән күпме калалар...
Күпме кеше хәбәрсез югалган,
Онытмасын моны балалар.
Сугыш беткән, җиңү яулап кайткан
Исән ирләр туган якларга.
Инде кабат сугышлар чыкмасын,
Туган җирне кирәк сакларга.
Җиңү яуласа да илебез,
Тыныч түгел әле җиребез.
Җиребезнең төрле почмагында
Ут уйната явыз, күрегез...
Көчен кая куярга белмәгән
Явызларны кирәк табарга.
Аңлатып та аңлый белмәгәннең
Тамырына балта чабарга!
Кеше булып яралганбыз икән,
Саклый да белик без кешелегебезне.
Көч кулланыйк бары физик хезмәт өчен,
Шунда күрсәтик без көчлелегебезне.
Җирне саклыйк, аның тереклеген,
Намусны да саклыйк, каралтмыйк!
Сөюне дә саклыйк һәм аңны да
Сарыф итмик юкка, таратмыйк.

Татьяна Миронова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев