Яратыгыз хатын-кызны!
Сезнең игътибарга Нурсилә Җиһангирова шигырен тәкъдим итәбез.
Хатын-кыз булу бәхет ул,
Ходайдан килгән бүләк.
Шул бәхетнең кадерен белеп,
Матур яшәргә кирәк.
Ана булу ләззәтен дә
Бары хатын-кыз татый.
Баласы да бит яратып,
Назлап, "әни",- дип атый.
Нәфислек бөркә үзеннән,
Эретә йомшак сүзе.
Мәшәкатьләр борчыса да,
Балкып тора гел йөзе.
Хатын — кыз нечкә күңелле,
Шатлыктан да яшь түгә.
Иңнәренә төшсә кайгы -
Еламыйча да түзә.
Хатын-кыз ул бик көчле зат,
Җил-давылга бирешми.
Дәшми тарта тормыш йөген-
Зарлану һич килешми.
Хатын-кыз изге күңелле,
Хыянәтне дә гафу итә.
Әрнеп янса да йөрәге,
Елмаеп гомер итә.
Гаилә тоткасы да үзе,
Иренә һәрчак терәк.
Шуңа күрә хатын-кызның
Кадерен белергә кирәк.
Хатын-кыз зирәк, акыллы,
Уйлап башлый һәр эшен.
Ярдәм итә дус-туганга,
Бирә төпле киңәшен.
Хатын-кыз һөнәр иясе,
Бар эшкә дә ул уңган.
Хезмәтне сөйгәнгә күрә,
Тормышы да гел булган.
Хатын-кыз ул сабыр халык,
Үтә күпме сынаулар.
Киртә була алмый аңа,
Хәтта иң биек таулар.
Хатын-кыз була бәхетле,
Яшәүгә булса теләк.
Ташып торса көч һәм дәрте,
Янында булса терәк.
Бәхетле булырга хаклы,
Һәр хатын-кыз дөньяда.
Яшиселәр килеп тора
Яратучы булганда.
Ир-егетләр, сезнең кулда
Гүзәл затның бәхете.
Яратыгыз чын күңелдән -
Шунда яшәү рәхәте!
Яратыгыз хатын-кызны,
Кадерләгез, ир-атлар!
Сөйгәнегез гомер буе
Янәшәгездән атлар!
Нурсилә Җиһангирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев