Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Яңа елга — шигъри тәлгәшләр

Нурсилә Җиһангирова шигырен тәкъдим итәбез.

Саф уйлар белән Яңа елга!

Тагын бер ел үтеп бара,
Вакыт ашкынып чаба.
Сабак алып үткәннәрдән
Атла син алга таба.
Бу елдагы хаталарны
Кабатлап һич ялгышма!
Яхшылыкка омтыл һәрчак,
Башкалардан калышма!
Кума син байлык артыннан,
Шөкер ит булганына.
Рәхмәтләр укы көн саен
Исән-сау торганыңа.
Гаеп күрмә башкаларда — 
Үзгәреп кара үзең!
Рәнҗетү — кешене җиңел,
Бул син әзрәк түзем!
Куып чыгар күңелеңнән
Көнләшү хисләреңне.
Кеше арасын һич бозма,
Тый гайбәт сүзләреңне.
Яңа шөгыль тап үзеңә — 
Күңелеңә хуш килсен.
Изгелек көтсәң кешедән,
Синең дә файдаң тисен.
Килеп туган мәсьәләне
Чишә бел тыныч кына.
Йөрәк яралардай сүзләр
Килмәсен тел очыңа.
Назлы сүзләрең эретсен 
Якыныңның күңелен.
Һич онытма гомерләрнең
Мәңгелек түгеллеген.
Саф уйлар белән атлап кер
Яңа елның түренә.
Үз язмышыңны кабул ит,
Чит язмышка үрелмә.
Яңа елда бар дөньяга
Яңа күзлектән кара.
Күңелең якты булса,
Тормыш та гөрләп бара.

Нурсилә Җиһангирова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев