Яңа елга – шигъри тәлгәш
Рәмзия Ильина (Юнысова) шигырен тәкъдим итәбез.
Яңа елны каршылап
Пар атларга кыңгыраулар тагып,
Тылсым чаналарга утырып,
Бәйрәм килә безгә, бәйрәм килә,
Яңа ел бүләкләре алып.
Кем киләме? Ул бик таныш бабай –
Көмеш сакал, карлы Кыш бабай.
Җилкәсенә аскан серле капчык,
Кил син, бабай, кер, ишек ачык.
Җемелди якты тәрәзәләрдә
Төрле төстә утлар ялкыны.
Өй түренә куйдык киендереп,
Купшы бизәп, яшел чыршыны.
Ылыс исе, бәйрәм тантанасы,
Яңа ел киче маҗарасы.....
Көтеп ала бер могҗиза сыман
Яңа елны кече-олысы.
Кил син безгә, кил, Яңа ел таңы,
Энҗеләргә төреп дөньяны.
Әйлән-бәйлән биетсен балалар
Чыршы тирәли Кар бабайны.
Рәмзия Ильина (Юнысова).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев