Яңа елга – шигъри тәлгәш
Җирле шагыйрә Нурсилә Җиһангирова үзенең иҗат җимешен безнең игътибарга тәкъдим итте.
Хуш киләсең, Яңа ел!
Яңа елның минутларын
Ашкынып көтә йөрәк.
Өмет яши күңелләрдә -
Кабул булыр һәр теләк.
Сихри Яңа ел төнендә
Хыяллар чынга ашыр.
Көтелмәгән могҗизадан,
Шатланып, күңел ташыр.
Яшел Елан хисап тота
Башкарган эшләренә.
Рәхмәтле булып озатыйк,
Кул болгап эзләренә.
Чаптыртып килә Яңа ел,
Безгә көч һәм дәрт өстәп.
Гади түгел ел хуҗасы -
Утлы һәм кызыл төстә.
Хуш киләсең, син, Кызыл Ат,
Төкле тоягың белән!
Атлап кер үз биләмәңә
Җиңел аягың белән!
Син кыю, көчле һәм җитез,
Халкыңны алга әйдә!
Сәламәтлек һәм бәхетне
Өләшеп чык һәр өйгә!
Тынычлык китер дөньяга,
Күңелләргә - изгелек.
Бар милләт тату яшәсен,
Булсын җирдә тигезлек!
Ялгызлар тапсын парларын,
Гаиләләр имин булсын!
Аяз зәңгәр күк астында,
Тормыш гел гөрләп торсын!
Зур уңышлар алып кил, син -
Илебез чәчәк атсын!
Авырлыклар һәм афәтләр
Елан елында калсын!
Нурсилә Җиһангирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев