Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Яңа ел казы

Укучыбыз хатирәсе.

Ни генә димәсеннәр, Яңа ел — иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе. Бер могҗиза көткәндәй көтәбез аны. Бәхет безнең ишекне дә шакыр, елмаеп түргә үтәр кебек тоела.

Һәр яңа ел ниндидер истәлекле вакыйга булып хәтердә уелып кала. Әмма балачактагысы бигрәк тә күңелгә якты истәлек булып урнаша. Чыршы бизәүне көтеп алып, яратып башкара идек. Кыш бабайдан бүләк алу күңелле мизгел була иде. Балачактагы яңа елларны хәзер дә сагынып искә алам. Шуның өчен микән, Яңа ел минем өчен әкияткә тиң. Кышкы, могҗизалы, маҗаралы әкият...

Миңа алты яшь чагында гаиләбез белән Яңа елны каршы алырга авылга кайтып киттек. Әниемнең туган авылы Әгерҗе районы Кадыбаш авылына. Ул вакытта авыл җирендә абзар тутырып мал асрыйлар иде. Ат, сыер, сарык, каз-үрдәк, тавык-чебеш — барысы да бар. Казлар күбрәк табигатьтә туена: иртән тезелешеп елгага китәләр дә кичен тезелешеп кайталар. 

Без кайтканда казлар суелган. Бабай аларны тураклап, агач мичкәгә салып, кар базына төшереп урнаштырган. Ә берсе — Яңа ел өстәленә дигәнен, гаражга элеп куйган. Икенче көнне иртән ашап-эчкәннән соң әтием белән бакчага Кар бабай ясарга чыктык. Әтием бакчада төлке эзләрен күреп алды. Бабайларның бакча артыннан кечкенә елга ага. Шунда киттек. Чыннан да, яр астында әрсез төлке рәхәтләнеп симез каз белән сыйланып утыра. Инде яртысыннан авыз иткән. Мин йөгереп кенә Гариф абыйны (әниемнең энесе) чакырып китердем. Көрәк тотып куарга килгән абыйдан куркырга уйламый да төлке.

—Авылга төлке килү инде күптән яңалык түгел. Беренчедән, авылга урман якын, икенчедән, авыл халкы казны күп үрчетә. Каз — татарның милли ризыгы гына түгел, милли кошы да әле ул. Казсыз яңа ел табыны булмаган кебек, казсыз йорт та сирәк, — ди Гариф абый.

—Кемнең абзар түбәсен тишеп төшкәннәр, кемнең кетәклегенә ишек астын чокып кергәннәр. Куркуның ни икәнен дә белми торган, әллә нинди төлкеләр болар. Котырган төлкеләр шулай бик батыр була бит. Алла сакласын! Мал-туар өчен генә түгел, кешеләр өчен дә олы афәт ул котыру чире, — ди абый.

—Их, Яңа ел казыннан колак кактык. Табын күрке каз иде бәйрәмдә. Зәй кунакларын да сыйларбыз дигән идек. Ә мин гараж капкасын ачык калдырып урлаттым. Син дә өреп тә карамадың, ояңда йоклап яттың, казны сакламадың, дип этне дә сүгеп атты Гариф абый. — Хәтерлисеңме, Яңа елда үзең дә тәмләп кенә каз боты кимерә идең. Кисеп бирә идем мин аны сиңа. Быел түтүт бот! 

Акмаңгай гаепле сыман, колакларын тырпайтып, хуҗаның орышуын тын гына тыңлап торды. 

Шулай итеп, Яңа елны казсыз гына үткәреп җибәрдек. Яллар беткәч, кайтырга җыендык. Гариф абый безне машинасы белән олы юлга илтеп куярга дип гаражга керсә, Яңа ел казы кадакта эленеп тора. Ышанмыйча, хәтта кырые-на барып тотып караган. Ул казны алар безгә биреп җибәрделәр. Моны могҗиза дими — ни дисең?!

Ә теге төлке сыйланып утырган каз күрше Габдулла абыйларныкы булган. Шул көнне генә алар 10 казларын суйганнар. Әзерәк суы саркысын, катсыннар дип, Әминә апа аларны бакчага кер бавына элеп куйган. Кич белән алып керергә оныткан. Таң алдыннан исенә төшеп, Габдулла бабайны чыгарып җибәргән. Бабай казларны санап-нитеп тормаган, алып кереп, чоланга элгән. Әминә апа берсен алып кереп, пешереп өстәлгә куйган. Бер атна үткәч, бабай әйткәч, казларын санап карасалар, бер каз җитми...

—Ә Акмаңгайны мин юкка ачуланганмын булып чыкты. Башларыннан сыйпап, бер каз ботын алдына куйдым. Ә ул, бичаракаем, күзләрен мөлдерәтеп миңа карый. Бүтән мине орышма яме дигән кебек, — дип сөйләде соңыннан Гариф абый. 
Кош-кортларны, хайваннарны без мисез, уй-хиссез затлар дип түбәнсетәбез, ә бит алар, кеше белән чагыштырганда, зирәгрәк һәм акыллырак.

Яңа ел — могҗизалар һәм өметләр бәйрәме ул. Хәтта акыл утырткан өлкән кешеләр дә кайчак 1 гыйнвардан өр-яңа тормыш башланачак, ә авырлыклар һәм күңелсезлекләр узган елда калачак дип ышана. Курантлар төнге сәгать 12не сукканда без күңел түренә яшерелгән иң якты хыялларыбызны барлыйбыз яки инде тормышчан, матди якка бәйле теләкләребезне кабатлыйбыз. Теләсә нинди, хәтта артык гади тоелган теләккә дә Яңа ел могҗизасына урын бар. 

Барыгызга да әкияти Яңа ел телим! Яңа яуган карлы сукмактан атлап Елан елына керәбез. Алдагы көннәрдә дә шушы ак юллардан барырга язсын безгә.

Гөлшат Әгъзамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев