Яңа ел җитә
Югары Мәлемнән Разия Рамазанова иҗат җимешен тәкъдим итәбез.
Яңа ел җитә
Яңа ел җитә, дусларым,
Бар кеше әзерләнә.
Яна торган утлар куеп
Өй бизи, хәстәрләнә.
Авылымның клубында,
Түбәсендә төрле ут.
Каршыдагы чыршыны да
Әйләндереп алган ут.
Төрле-төрле утлар яна,
Урамыбыз ялт иткән.
Күз чагыла, тиздән, дуслар,
Яңа ел җитә икән.
Яңа елда яңа уңыш
Барыгызга телимен.
Сөю, шатлык, бәхет сезгә,
Сәламәтлек телимен.
Бөтен галәм ап-ак булган,
Карасаң күз камаша.
Чана шуа, чаңгы шуа –
Балаларга тамаша.
Яңа ел да килеп җитә –
Кышның матур мизгеле.
Ак кардай ак бәхетләр,
Саулык телим билгеле.
Разия Рамазанова.
Югары Мәлем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев