Һәр чорның үз Тукае
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан җирле шагыйрьләребез иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.
Һәр чорның үз Тукае,
Үз йолдызы, үз ае.
Татарның моңы гомергә
Бәллүр сиртмәле кое.
Һәр чорның үз Тукае,
Үз дөньясы, үз уе.
Мәңгелек ут янарлык,
Үзеңә зур юл кые!
Һәр чорның үз Тукае,
Үз кылычы, үз сые.
Рухыңны сындырмаслык
Урманың булсын куе!
Һәр чорның үз Тукае,
Үз калыбы, үз туе.
Милләтнең чагылышы —
Чишмә башы — су буе.
Һәр чорның үз Тукае,
Үз җыры, үз абруе.
Шагыйрьлек мөнбәре —
Шанлы җирем тургае.
Роза Хәйретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев