Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Гомерем сукмаклары

Укучыбыз Рәмзия Җиһаншинаның уйланулары. (Ахыры. Башы 3, 9 август саннарында).

Авылым осталары

Авылым... Бу юлларны язып куйдым да берәм-берәм авылдашларым күз алдымнан үтте.
Каршы күрше Махиян абый. «Тимермич» иде аның авылда кушаматы. Әле башка кешеләр тимергә тотынырга куркып торган 70нче елларда аның бөтен каралты-курасы тимер эшләнмәләрдән тора иде. Колхозыбызның беренче председателе Закир Сәлимов нәселеннән. Ишле гаиләдә 11нче бала булып туган малайга әниләре «инде монысына нинди исем кушабыз», дигәч, Закир абый «Тимермич булыр», дигән. Гомер буе кушаматына тугрылыклы калды Махиян абый. Тагын кашовка чаналар ясау, чана табаннары бөгү, дисеңме, ат дирбияләре, дугалары...

Бу нәсел турында сүз башлагач, Түбән Камада «Җидегән чишмә» ансамблен оештырган Кифая апа Закированы әйтмичә үтә алмыйм. Мин аны авылыбызның күркәм кешеләре рубрикасына кертергә тиеш идем. Андагы талант! Аллаһ хозурына да әйбәт кешеләр кирәк шул...

Куш-Елга туку станокларында идән паласлары сугучы әбиләре белән дә данлыклы. Музейларда гына күреп ияләшкән мондый паласлар, карават япмалары, кашага, тәрәзә пәрдәләре һәр йортта бар әле авылда. Куш-Елга һөнәрчеләренең эшләнмәләре Казанга да, Самарага, Мәскәүгә, Ташкентка да киткән. Тукучы әбиләр белән хәтта Франциядән килгән кунаклар да танышкан. Алар да идән паласларын күреп шаккаткан.

Мин кечкенә чакта әнкәй кече якка алып кайтып урнаштырган иде туку станогын. Киелми торган киемнәрне юка тасма киңлегендә кисеп, палас сукканы истә. Самия, Гасимә апалар йон җебен төрле төсләргә манып, бик затлы паласлар сугалар иде.

Әткәйнең сеңлесе Самия апаның җәмәгате Кирам җизни гомер буе олы трактор-бульдозерда эшләде. Гомер буе кибеттә эшләгән Люция апа, атлар телен аңлаучы Мулланур җизни. Бригадир Нәҗип абый. Без балаларны хәйләли-хәйләли чөгендер басуында эшләтә иде. Игенче, терлекчеләр... Мин сезнең каршыгызда башымны иям.

Мин бәхетле бүген бу җирдә

Бик тә күңелләргә рәхәтлек бирә, хисләрне кузгата, хатирәләрне яңарта, җаннарны сафландыра торган истәлек-язма булды бу. Туган авылым Ашыт турында язганда күз алдымда гел авылдашларым торды. Күрше апалар — Фәимә апа, Гамбәр апа, Наилә апа, Ләя апа, Гасимә апа, Хамия апа, Шәмсенур апа... Күрше абыйлар. Әткәемнең бертуганнары Самия апа, Саимәтти, Люция апа, җизниләр. Әткәй белән әнкәй турында яздым, абыйларым Рафаил, Рамил, энекәшем Роберт... Бу юллар сезгә изге дога булып барып ирешсен.

Адәм баласы бу җиһанга аваз салган көннән башлап тормышта үз сукмагын сала. Турымы ул сукмак, бормалы-сырмалымы, анысы инде кешенең үзеннән, аны әйләндереп алган мохиттән, менә шул сукмак, юлларның нинди булуыннан тора. Гомумән, сукмакларга да, олы юлларга да гади генә итеп карый белмәдем мин. Һәрвакыт алардан ниндидер сер эзләдем. Чыклы үләнле болын сукмагыннан беренче үткән көтүчене (Ашытның көтү йөри торган зур гына болыныннан бала вакытта көтүче сыйфатында кайсыбыз гына үтмәде икән), алма бакчасы кырыннан сузылган урман юлына кереп киткән атлыны, яңа яуган кар өстеннән эз калдырып сукмак салган кемнедер уйлыйм...

Гомер сукмакларыбыз сикәлтәсез, тормышыбыз матур, күңелләребез тыныч, җаннарыбыз саф булсын. Җан сафлыгы матур итә кешене.

Рәмзия Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев