Гөлсинә Сәхәбетдинова: Батырлар кирәк илгә
Сезнең игътибарга Гөлсинә Сәхәбетдинова иҗат иткән шигырь юлларын тәкъдим итәбез.
Безнең газиз балалар,
Саклый Ватан чикләрен.
Телик дуслар һәм туганнар,
Алар иминлекләрен.
Дошманнарны җиңсеннәр дә,
Кайтсын алар өйләргә.
Сау-сәламәт, гомер итсен,
Һәр гаилә бергә-бергә.
Әбиләр дә, апалар да,
Бар да изге теләктә.
Җыелышып килгән алар,
Бергә сетка үрмәккә.
Солдатларның көрәшкәнен,
Күрсәтә зәңгәр экран.
Шартлар авыр дими алар,
Дошманга кора капкын.
Тыныч йоклый алмый солдат,
Ашаганы аш түгел,
Ничек түзеп ятмак кирәк,
Дошман каплый ил күген.
Саклар өчен ил чикләрен,
Контракт төзиләр,
Без булмасак, кем буыр дип,
Яу кырында йөриләр.
Алар күрә дошманнарның,
Кансыз гамәл кылганын.
Алар күрә дусларының,
Яу кырында үлгәнен.
Һәр хәрбинең үз язмышы,
Тотып китап язарлык.
Алар күрсәткән батырлык,
Буыннарга калырлык.
Ата-баба, әби-әни,
Кушкан илне сакларга.
Илгә килгән афәт бит ул,
Ничек читтә калырга.
Ходай сакласын аларны,
Исән-имин кайтсыннар.
Тыныч илдә яшәр өчен,
Бүген кирәк батырлар.
Батыр солдат каберендә,
Үсә роза гөлләре.
Аларның якыннарына,
Ходай түземлек бирче әле.
фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев