Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Гөлшат Әгъзамова: «Тукай белән яшим»

Син бит халык улы, Тукай,

Син бит халык улы, Тукай,

Мин синең белән үстем.

Шатлыкларны, кайгыларны

Моңнарың белән кичтем.

Өйрәттең гел гаделлеккә,

Эшчән, тырыш булырга.

Бик нәни чактан өйрәндем

«Туган тел»не җырларга.

Әкиятләреңне укып

Җаныма илһам алдым.

Янда йөрттем юлдаш итеп,

Караңгылыкны ярдым.

Шүрәлеләр белән уйнап,

Яшим әле бүген дә.

Китапларың хөрмәт белән

Өстәлемнең түрендә.

Йөрәгемдә синең ялкын,

Тормышка күзне ачтың.

Китабыңны кулга алып

Һәр битен кабат ачтым.

Әкият геройларың да

Югалтмыйлар үз көчен.

Көмештәй саф чишмә кебек

Син, Тукай, минем өчен.

Гөлшат Әгъзамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев