Гөлләреннән шатлык ала
Укучыбыз яза.
Бу хак гыйбарә турында чын-чынлап уйланучылар, кызганыч, әллә ни күп түгел. Югыйсә тормыш мәшәкатьләреннән арыган җаннарыбызның матурлыкка сусаган мизгелләре дә аз булмый. Бәхетебезгә, тирә-ягыбызда шул матурлык – гүзәллекне күрә белүче, күрсәтә белүче затлар бар. Венера Усманова шундыйларның берсе. Бик тә ярата ул чәчәкләрне. Мирный бистәсендәге йортлары янына килеп туктагач, койма буендагы лилияләр елмаеп каршы ала сине. Капкасын ачып бакчасына үтүгә гаҗәеп матурлык дөньясына кереп чумасың. Тирә-якны бизәп утыручы төрле төстәге бу гөлләргә сокланып туймаслык. Әнә ничек хуш исләрен сибеп утыралар алар, гүя эчләрендә җаннары бар.
Беренче карашка, чәчәкләрне үстерүнең әллә ни авырлыгы да юк сыман. Әмма кем ничек үстерә бит. Венера үстергән чәчәкләр могҗизасына гаҗәпләнми мөмкин түгел. Ул алар белән сөйләшә, иркәли, үзе дә гөлләреннән шатлык ала. Аның күңел җылысын тойгандай, гөлләре дә һәрвакыт шау чәчәктә утыралар.
- Әй гөлләрем, гөлкәйләрем
Яратам сезне кочып.
Йөрим әле арагызда
Күбәләк булып очып, - дип, шатлыктан биеп тә ала.
Венера ханым кайсы чәчәкне кайдан алган, ничек утырткан, ничек тәрбияләп үстергән шуларны тәмләп сөйли. Кая барса да чәчәкләр кибетенә керми калмый икән.
- Чәчәкләр – табигатьнең безгә биргән иң матур бүләгедер ул. Алар тормышыбызны ямьли, күзләребезне иркәли, шатлыкка күмә, ләззәт китерә, кәефебезне күтәрә, - ди ул, ихластан сөенеп.
Хуҗабикә әле оныкларын да матурлыкны күрә белергә, яратырга өйрәтә. Оныгы Айзилә дә кечкенә лейкасы белән чәчәкләргә су сибеп йөри.
- Бу петуния, хризантема, гортензия, пион, роза, ирис, астра, георгин, нәркис, ромашка, бархатцы...
Әнә шулай чәчәкләр белән таныштырып китте мине Айзилә.
- Ә син аларны каян беләсең? – дип сорыйм.
- Әбием өйрәтте.
- Ә бусы нинди чәчәк?
- Монысын белмим. Әбием аны күптән түгел генә утыртты. Ул бик хуш исле чәчәк, иснәп карагыз әле.
Чыннан да зәңгәр төстә, хуш исле гелиотроп исемле чәчәк икән.
- Ә син нинди чәчәкләр яратасың, Айзилә?
- Розаларны. Ул бит гөлләр, чәчәкләр патшабикәсе. Аннары ромашкаларны да яратам. Ак төс – яктылык, чисталык һәм сафлык билгесе, - дип, мине шаккаттырды җиде яшьлек кыз.
- Минем бүген хатынымның туган көне. Кибеттән чәчәк алырга җитешмәдем. Бер-ике чәчәк бирмәссеңме, Венера? – дип, күршедә яшәүче ир кергән.
- Хатыныңны яратасың икән. Хатын-кызга карата иң зур игътибар – чәчәкләр бирү. Аларга купшы чәчәкләр бүләк итү килешле. Мин сиңа хризантемаларымны бирәм, - ди хуҗабикә.
Илдар шатланган. Рәхмәт әйтеп, чәчәкләрне алып кайтып бара икән; артыннан тыны бетеп бер егет йөгереп килгән.
- Абый, бу чәчәкләрне кайдан алдыгыз, әйтегез әле зинһар? – дип сораган.
- Бу – хатыныма бүләк, - дигән Илдар һәм егетнең күңелсезләнгәнен күреп, - Сезгә бик кирәк идемени?
- Сөйгән кызым янына бара идем, чәчәк таба алмадым, - дигән егет.
- Алыгыз соң бу чәчәкләрне, сезгә чәчәксез барырга ярамый, - дип чәчәкләрне егеткә сузган.
Туган көн табынына утыргач, Илдар бу хәлне сөйләп биргән. Хатыны шатланып рәхмәт әйткән.
- Син бит миңа үзең чәчәктән дә кадерлерәк, дигән ул, яшьләрне сөендергәнсең, молодец!
Венера ханым шушы хәлне сөйләгәч, аның турында уйлап куйдым. Бигрәк чын күңелдән биргән икән чәчәкләрен, берьюлы ничә кешене сөендергән бит.
Күптән түгел Мирный бистәсендә боз явып киткән. Венера ханым кайбер чәчәкләренең зарарлануы турында елардай булып сөйли.
Әйе, матур бакча ясау – зур игътибар, сабырлык һәм тырышлык таләп итүче хезмәт ул. Аның өчен архитектор да, дизайнер да, бакчачы да булырга кирәк.
Төпләрен йомшартып, су сибеп бетергәч, гөлләренә карап, ял итеп алырга ярата Венера. Нинди генә чәчәкләре юк аның! Кайберләре көзен дә саргаймыйча бакчаны ямьгә күмеп утыра. Ә бит ул чәчәкләрнең һәрберсенең үз кәефе, үз җае, үз холык-фигыле һәм үз исеме дигәндәй... Ә ул аларның мәгънәсен дә, телен дә белә. Әнә шулай хуш исләргә ләззәтләнеп, матурлыкка хозурланып, якыннарына чәчәк бәйләмнәре ясап, күңелләрне сөендереп яши Венера.
Фәния Әгъзамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев