Галина Пашкина: “Шигырь яздым Кашкатауга багышлап”
“Җәй яме син, Питрау!” бәйгесе кысаларында укучыларыбызның иҗат җимешләре белән таныштыруны дәвам итәбез.
Чираттагы Кашкатауның гүзәллегенә дан җырлаган, Питрау бәйрәмен олылаган шигырь Югары Баграждан Галина Пашкинадан.
Кич утырып шигырь яздым,
Кашкатауга багышлап,
Питрауга кайттым әле,
Бар эшемне ташлап.
Питрауны бәйрәм итә,
Барлык керәшен халкы.
Безнең бурыч булып тора
Саклап калу йоланы.
Кем себерке җыя, кем бәйләм -
Күңелле үтә бәйрәм.
Җыелган бик күп кунак,
Шаулап тора Кашкатау.
Елда зурлап үткәрелә,
Матур үтә, бик рәхәт.
Безгә бәйрәм бүләк иткән
Оештыручыга зур рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев