Фирдәүсә Бикмәтова шигырьләрен тәкъдим итәбез
...
Кешеләр
Кояш кебек кешеләрнең
Елмайганын күрү җитә.
Күкрәктәге таш ватылып,
Тарала да эреп бетә.
Күңелеңнең бер читенә
Боздай салкын кеше тисә.
Көйдерерлек ялкын өтә,
Ут тигәндәй җанны кисә.
Җилдәй җилләп узган кеше
Бирә алмый бер файда да.
Болгавырлык, бушлык сала
Бер кирәксез ул кайда да.
Кешеләрнең, ташлар кебек,
Ялганы да очрап тора.
Ярымкыйммәтле ташлар бар,
Аунап ятканы да кырда.
Асылташтай ялык-йолык,
Бизәрдәйләр йөзек кашын.
Белем, акыл өстәп бара,
Ил-сандыкка ничә гасыр.
Тылсымлы чишмә
Җир-анабыз җылы тынын өргән,
Чишмә типкән шушы урында.
Саф чишмәнең суын эчми китмим,
Юлны бүлим әле бер тынга.
Кояш-түтәй җылы нуры белән
Тылсымлаган суын чишмәнең.
Җилбәзәк җил кызы кәттәләнеп
Сыйпаштыра таллар итәген.
Чөкер-чөкер килеп сөйли чишмә,
Ни сөйлидер, анысын белдерми.
Бөтереп-бөтереп уйларымны
суга,
Үткәннәргә илтте сиздерми.
Балачакны барлап озак тордым,
Күзәткәләп чишмә агышын.
Бу тылсымлы чишмә сөйли икән,
Су татыган кеше язмышын.
Фирдәүсә Бикмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев