Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Фирая Әхмәтова: «Туганнарның якын, ерагы юк, бер кан алар, бер-беренә терәк»

Фирая Әхмәтова -. Югары Баграж мәдәният йорты каршында эшләүче «Шигъри мизгелләр» һәвәскәрләр берләшмәсе җитәкчесе. Аның иҗат җимешләре “Зәй офыклары” газетасында да даими басыла. “Гадәттә шигъри юллар сагышланганда, күңел нечкәргәндә, уйларга бирелгән вакытта туа. Йөрәк түреннән чыккан энҗе бөртекләре алар”, - ди Фирая Мөбарәковна. Аның туганнарына багышлап язган шигырен тәкъдим итәбез.

Туганнар күп булмый

Туганнарың бик күп, дигәннәргә,
Килә минем шуны әйтәсем:
"Берүк кенә Ходай күп күрмәсен,
Туганнарым озак яшәсен!"


Туганнар күп булмый, тик кайчакта,
Өзеләдер никтер аралар.
Әллә дөнья баса, әллә яшьлек гамьсезлеге...
Туганнар да читтә калалар.

Гомер узган саен искә төшә
Балачаклар, яшьлек еллары.
Үзәкләрне өзә, арабызда юк бит,
Уйнап үскән туганнарның инде күпләре.

Әти-әни, әби-бабайлар юк инде,
Тамырларны эзләп табарга.
Мең рәхмәтләр укыйм Ходаема, нәсел җепләремне
Өздермичә саклап калганга.

Туганнарның якын, ерагы юк!
Бер кан алар, бер-беренә терәк.
Туганнарны саклыйк югалтмыйча,
Бер ялгызы калып, өзелмәсен йөрәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев