Фәнзия Әхмәтшина: Яңа елны көткәндә
...
Яңа елны көткәндә
Яшьлек үтеп, гомер көзләренә
Тормыш биштәребез төялгән.
Еллар арты еллар узып һаман
Олы бер чор безгә ияргән.
Һәрбер чорның булган үз кешесе,
Үз вакыты һәм дә үз гаме.
Яңа елны көткән күңелләрнең
Балачагын юксынган мәле.
Иске мәктәп, «Чыршы бәйрәмнәре» —
Истә калган татлы мизгелләр.
Кыш бабайның биргән бүләкләре,
Шатлык белән тулган күңелләр.
Кыш бабабыз безне котлар иде,
Онытылса да кайчак сүзләре.
Мамык каш астыннан карар иде
Завхоз Зәйнәп апа күзләре...
Тылсым дөньясыннан бәйрәм көткән
Балачакның үзе ихласлык.
Чыршы исе сеңгән бәйрәм рухын
Без, олылар, күптән оныттык.
Могҗизалар көткән сабый кебек
Өметләнәм әле барыбер —
Кыш бабайның җирдә барлыгына
Ышанасы килә тагын бер.
Фәнзия Әхмәтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев