Фәния Әгъзамова: Яраткан гәҗитем
Җирле шагыйрәбез Фәния Әгъзамованың Татарстан матбугаты көне уңаеннан иҗат иткән шигырен тәкъдим итәбез.
«Зәй офыклары» гәҗитен
Бик яратып укыймын.
Һәр битен укып чыкмыйча,
Йокларга да ятмыймын.
Татарстан һәм районның
Яңалыкларын беләм.
Яхшы кешеләр фотосын
Шушы гәҗиттә күрәм.
Сау-сәламәт яшәр өчен,
Киңәшләр дә табамын.
Тәмле ашыйсы килгәндә
Рецепт язып аламын.
Талантлы яшьләр турында
Укып хәйран каламын.
Ярышта җиңүчеләргә
Ихластан сокланамын.
Яу кыры батырларын
Шуннан укып беләм бит.
Төрле теманы яктырта
Минем яраткан гәҗит.
Туктап кала күрмә берүк
Әй, яраткан гәҗитем.
Җанга тынычлык алырга
Бары синдә өметем.
Бай эчтәлекле язмалар
Чыгып торсын һәр санда.
Файдалы киңәшләр белән
Куандыр син һаман да.
Үзем язарга яратам
Тәрбия темасына.
Кайчагында кереп китәм
Табигать дөньясына.
Сезне бүген чын күңелдән
Зур бәйрәм белән котлыйм.
Журналистларга саулык
Изге теләкләр юллыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев