Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Елмаеп-көлеп яшик

Аксар авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Фәйрүзә Әхмәтова яңадан-яңа мәгънәле шигырьләре белән сөендерә.

Синнән акча сорамыйлар
Елмайган-көлгән өчен.
Кешеләргә елмаймасаң,
Елмай син үзең өчен.
Эчеңдә ачу кайнаса,
Елмаеп-көлеп җибәр.
Ачуыңның кайнавын
Елмаю-көлү җиңәр.
Елмаймаган кешеләргә
Елмаеп-көлеп карыйк.
Җитәкләшеп көлә-көлә,
Дуслашып, бергә барыйк.
Әйдә, дуслар, көлик әле,
Бар дөньяны шаулатып.
Юк кына кызыклардан да
Көлик әле шаккатып.
Чын елмаю – сәламәтлек,
Бу сүз белән килешик.
Дөреслеккә имза куеп,
Куллар биреп күрешик.
Кояш матур чыкканда,
Кошлар матур очканда.
Балаларча елмай-көл,
Якыннарны кочканда,
Оныкларны кочканда.

Фәйрүзә Әхмәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев