Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Чыршылы-өрәңге дуслыгы - скрипка чыңында

Җирле шагыйрәбез Роза Хәйретдинованың чираттагы иҗат җимешен тәкъдим итәбез

Тауда  ямь-яшел  чыршы
Ышыгында   өрәңге.
Икәү  тату  булуы,
Яшь  агачларга  өлге.
Яратканга  кошлар,
Куркытмый  салкын  кышлар,
Көтә  кояшлы  язлар.
Кышын  кошларга  ризык,
Агай-энеле    дуслык.
Мәһабәт  агачларга 
Иртә-кич   җыр  ягыла,
Кояш  нуры  ургыла,
Яңа   сулыш   агыла,
Алтын  куллы  останың
Галиҗәнәп   могҗиза -
Скрипкасы  ясала. 
Агачлар  гомер  юлы -
Табигый  скрипкада.
Сәхнәдә  моң   ярыла.
Кошлар  җыры  уелган,
Тылсым   көче  сырылган, 
Скрипка  уенын   тыңла!
Еллар  шавы   кагыла,
Күңел  көйгә  тартыла,
Тарих  битләре  ачыла,
Чыршы-өрәңге  моңы -
Таудан   яңгыратыла,
Моңлы  көй  таратыла.
Бары  тик  менә  шушы -
Искитәрлек   аһәңле,
Сихри  аваз  чыңында,
Дүрт  кыллы  скрипкада,
Бар  җиһан    яратыла!

Роза  Хәйретдинова

Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев