Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Зәй энҗеләре

Чынга ашмас хыялларым…

Сезнең игътибарга җирле шагыйрә Нурсилә Җиһангирова шигырен тәкъдим итәбез.

Чынга ашмас хыялларым…

Эх, шушы якты дөньяда

Тылсымчы булсам иде...

Берләштереп бар милләтне,

Тынычлык корсам иде.

Күк йөзендә кояш булып,

Гел балкып торсам иде.

Юлдан язган бәндәләрне

Төз юлга борсам иде.

Зәңгәр күктә ак мамыктай

Болытлар булсам иде.

Кешеләргә чиләк-чиләк

Бәхет яудырсам иде.

Тирән күлнең ярларында

Зур дулкын булсам иде.

Җир-Ананың яраларын

Назлап бер юсам иде.

Киң җәеп канатларымны

Кош булып очсам иде.

Бар дөньяның матурлыгын

Куеныма кочсам иде.

Кырлар буйлап, илләр буйлап

Җил булып иссәм иде.

Гомер дигән озын юлны

Хәсрәтсез кичсәм иде.

Эх, чынга ашмас хыялларым...

Бер чынга ашсын иде!

Күңелемне шатландырып,

Бәхетем ташсын иде!

Нурсилә Җиһангирова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев