Заинск-информ 16+
Рус Тат
Зәй энҗеләре

Чал Кашкатау

Якташыбыз Клавдия Максимованың Питрау бәйрәменә багышлап язган шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кайгыртучан ата шикелле
Башын игән тавым дисеңме...
Ул бүгендә газиз балаларын
Еллар аша барлый шикелле...
Каш өстенә куеп кулын чал тау
Гасырларга карап күз ата.
Күпме шатлык, күпме кайгы узган –Хәтерендә янә яңарта.
Беренче кат кемнәр атлап киткән
Яңа туган бала шикелле;
Аңа бары газиз Җир-Анабыз,
Чал тавыбыз шаһит бит инде.
Кеше һәрчак газиз Җир-Ананың
Горур күкрәгенә сыенган.
Авырлыклар килгән чакта
Чал Кашка тау аңа кул сузган.
Хезмәтенә күрә хөрмәте дип,
Мулдан биргән җирем байлыгын.
Кашка тауның шифа үләннәре
Саклаганнар халкым саулыгын.
Чал Кашкатау учларыннан эчеп
Көмештәй саф чиста суларын
Тәнгә саулык, җанга шифа алган
Кашка тауның җиңел куллары…

Клавдия Максимова.

фото редакция архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев